news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2014 нче елның 1 нче ноябреннән кан донорларын кабул итү режимы үзгәрә

Кан тапшырырга шимбә көнне дә килергә була

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Эш көнендә килеп кан тапшыра алмаган гражданнарга мондый мөмкинлекне тудыру максаты белән һәм потенциаль донорларны җәлеп итү өчен, 2014 нче елның 1 нче ноябреннән донорларны кабул итү режимы үзгәртелә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанның Җиңү Проспекты, 85 нче йорт адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә кан донорлары дүшәмбедән, алып шимбәгә кадәр (шимбәне дә кертеп) иртәнге сәгать 8 дән 14 сәгатькә кадәр кабул ителә. Ял көне – якшәмбе. Паспорт белән килү зарур.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot