Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2014 нче елга ТР бюджеты кытлыгы ике тапкыр диярлек арткан
Закон проекты беренче укылышта каралды
(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының өченче утырышында "2014 елга, 2015 һәм 2016 еллардагы планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" 22-5 номерлы Татарстан Республикасы Законы проекты беренче укылышта каралды.
Утырышта исә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.
Бюджет проектының социаль якка йөз тотканлыгы билгеләп үтелде. 2014 нче елга Татарстан бюджеты күрсәткечләренә берникадәр төзәтмәләр кертелде. ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдергәнчә, ТР ның төп финанс законы проекты 2014 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең 14 млрд. 15 млн. 313,5 мең сумга артуны күздә тота, аларның 8 млрд сумы – салым һәм салымныкы булмаган керемнәргә туры килә. Нәтиҗәдә, бюджет өлеше 164,9 млрд сумга кадәр җиткерелгән. ТР бюджеты чыгымнарының 25 млрд. 557 млн. 589,2 мең сумга артуы күздә тотыла һәм ул 188,4 млрд сумны тәшкил итә. Бюджет кытлыгы 2014 елга 11 млрд. 542 млн. 275,7 мең сумга арта һәм 23 млрд. 502 млн. 305,3 мең сумны тәшкил итә, финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.
Шулай итеп, РФ Бюджет кодексының 33 нче маддәсе нигезендә, 2014 елга закон проектында каралган ТР бюджеты күрсәткечләре баланска туры килә.
Искәртеп узабыз: бюджет турындагы законга кертелгән үзгәрешләргә кадәр, республика казнасының кереме, чыгымы һәм дефициты 150,9 һәм 162,4 һәм 12 млрд. сум иде.
2015 һәм 2016 нчы елларга ТР бюджеты параметрлары үзгәрешсез калдырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз