Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2014 нче елда Татарстанда миграция учетына 172 мең чит ил гражданы куелган
Идел буе федераль округы күләмендә миграция учетына куелган гражданнар саны буенча ТР, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләреннән соң, өченче урында
(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе беренче тапкыр киңәйтелгән составта коллегия утырышына җыелды. Моңарчы ведомство узган елга йомгак ясау рәвешендәге киңәшмә генә уздыра торган булган. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үткән коллегия утырышында ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов һәм башкалар катнашты.
2014 нче елда Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә миграция учетына 172 мең чит ил гражданы куелган, республикага 160 илдән гражданнар килгән. Чит ил вәкилләренең күпчелеге – Үзбәкстаннан (40,5 мең кеше), Таҗикстаннан 13,5 меңнән артык, Әзәрбайҗаннан 7 меңнән артык, Кыргызстаннан 5,5 меңнән артык кеше килгән. Виза тәртибе белән керүче илләргә килгәндә, Төркия, Германия һәм Кытайдан килүчеләр күпчелекне тәшкил итә: Татарстанга барлыгы 49 меңнән артык кеше килгән.
Соңгы елларда, эшкә урнашу максаты белән, республикага килүче чит ил гражданнары саны һаман арта бара. Узган елда аларның саны 15 процентка артып, 26 меңнән 30 меңгә кадәр җиткән.
Татарстанда эш белән тәэмин итүче 739 оешма мигрантларны җәлеп итә. 2014 нче елда аларга чит илдән хезмәткәрләрне чакырып урнаштыруга 230 рөхсәт рәсмиләштерелгән. Үзенең хезмәт эшчәнлеген 44 меңгә якын хезмәт мигранты законлаштырган, аларның 11 меңнән артыгы эшкә рөхсәт рәсмиләштергән, 32 меңнән артык хезмәт патенты ясалган.
Мигрантлар, нигездә, төзелештә (9 меңнән артык кеше) эшли, транспорт хезмәтләре өлкәсендә 700 дән артык, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә 507 кеше хезмәт күрсәтә.
Элекке еллардагы кебек үк, чит ил гражданнарының күпчелеге республикага визитының шәхси максаттан булуы турында әйткән. Узган елда мондыйлар 75 меңгә якын кеше булган. Шулай да, бу сәбәп белән килгәннәрнең саллы өлешенең законсыз эшләве дә сер түгел.
2014 нче елгы эш күрсәткечләренә һәм агымдагы 2015 нче елга каралган бурычлар турындагы төп доклад белән чыгыш ясаган Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Сергей Чепуштанов ассызыклаганча, миграция агымы белән идарә итә белү бүген дәүләт хакимияте органнары нәтиҗәлелеге күрсәткеченең берсе булып тора. “Миграция сәясәте тышкы сәяси эшчәнлек белән тыгыз бәйләнгән. Россиягә, шул исәптән, Татарстанга мигрантлар агымы көчәя бара. Бу миграцион процесслар белән идарә итү әһәмиятен һәм ролен арттыра”, - дип белдерде докладчы. Аның әйтүенчә, югары тормыш дәрәҗәсе, үсеш алган социаль инфраструктура, акча эшләү өчен киң мөмкинлекләр, югары толерантлык дәрәҗәсе Татарстанны мигрантлар өчен кызыктырырлык итә. Сергей Чепуштанов әйтүенчә, Идел буе федераль округы буенча, миграция учетына куелган гражданнар саны буенча, Татарстан Самара һәм Түбән Новгород өлкәләреннән соң өченче урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз