Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2014 нче елда Казанның тулаем территориаль продукты күләме 560 млрд сумнан артык булган
Былтыр Казан шәһәрендә уртача айлык хезмәт хакы 32 мең 123 сум тәшкил итә.
(Казан, 4 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Узган 2014 нче елда Казан шәһәрендә уртача айлык хезмәт хакы 32 мең 123 сум тәшкил итә. Үсеш темпы 108,9 процент дәрәҗәдә. Эре һәм урта предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы 10,7 процента арткан, кече предприятиеләрдә ул 5 проценттан да ким түгел. Әлеге мәгълүматлар бүген Казан шәһәре думасы утырышында билгеле булды. Казан ратушасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бара торган утырышта Казан мэры Илсур Метшин 2014 нче елгы эшчәнлек буенча хисап тотты. Утырышта Казан муниципаль хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап тыңлана.
Былтыр шәһәр оешмалары һәм предприятиеләрендә хезмәт хакының вакытында түләнү мәсьәләсе, элеккечә, актуаль булган. 2015 нче елның 1 нче гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, федераль программа буенча эшләүче предприятиеләрдә 94 хезмәткәргә уртача айлык хезмәт хакы буенча бурыч күләме 6,1 млн сумнан гыйбарәт. 2014 нче елда башкаланың тулаем территориаль продукты 560 млрд сумнан артык булган, бу 2013 нче елга караганда, 33,5 млрд сумка артык. Казанның урта һәм эре сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелеп файдалануга җибәрелгән товар, күрсәтелгән хезмәтләр күләме 242,4 млрд сум тәшкил итә.Кече һәм урта бизнестан шәһәр бюджетына кертелгән самым суммасы 1,65 млрд сумнан гыйбарәт булган, ягъни Казан бюджетына кергән салым керемнәренең гомуми суммасының 17,9 проценты күләмендә.Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз