news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2014 елның гыйнвар-августында РФ бюджетының профициты 1,512 триллионга кадәр арткан

Төбәкләр бюджетының профициты 283,036 миллиард сум тәшкил иткән

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). 2014 елның гыйнвар-августында РФ бюджетының профициты, узган елгы (848,625 миллиард) белән чагыштырган вакытта ,1,8 тапкыр - 1,512 триллионга кадәр арткан, диелгән Федераль казначылык материалларында.

Хисап вакытына бюджетның табышлары 17,143 триллион сум тәшкил иткән, чыгымнары - 15,631 триллион сум. Агымдагы елның гыйнвар-август айларында дәүләт бюджеттан тыш фондларның табышлары 4,913 триллион сум, чыгымнары - 4,690 триллион сум тәшкил иткән. Шул рәвешле, дәүләт бюджеттан тыш фондлар профициты 223,06 миллиард сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТАСС.

2014 елның 8 аенда төбәкләр бюджетының табышлары 5,704 триллион сум, чыгымнары 5,421 триллион сум тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, төбәкләрнең бюджетлары профициты 283,036 миллиард сум булган.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100