Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2014 елда ТР таможнясы 40 мең берәмлек чамасы ялган продукция ачыклаган
Узган ел техник җиһазлар керткәндә, таможня түләүләре буенча 30 млрд сумнан артык ташлама ясалган
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Узган ел Татарстан таможнясы хезмәткәрләре чит ил товарларына 24 мең 949 декларация рәсмиләштергән, ә чит илгә чыгарыла торган товарларга – 34 мең 867. Бу хакта бүген ведомствоның узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясауга багышланган киңәшмәдә ведомство башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Альберт Мавликов белдерде.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан таможнясы башлыгының беренче урынбасары, таможня хезмәте полковнигы Максим Чмора, Татарстан таможнясының Чаллы таможнясы посты башлыгы, таможня хезмәте подполковнигы Андрей Сидорин, Идел буе таможня идарәсе башлыгы урынбасары – федераль таможня керемнәре хезмәте башлыгы, таможня хезмәте полковнигы Николай Харюшин, Татарстан транспорт прокуратурасы прокуроры Максим Ковалюк, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппараты, ТР Куркынычсызлык советы, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Дәүләт Советы вәкилләре һ.б. катнашты.
Альберт Мавликов докладында белдергәнчә, тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучылар 130 ил белән сәүдә мөнәсәбәтләренә ия. Узган ел чит илләргә чыгару буенча әйдәп баручы сәүдә партнерлары Һиндстан, Әфганстан, Бельгия, Украина, Польша һәм Венгрия иде, ә чит илдән товар кертүчеләр - Германия, Төркия, АКШ, Кытай, Италия һәм Украина. Ерак чит илләр белән сәүдә өлеше гомумтовар әйләнешенең 90 процентын тәшкил итте, ә БДБ илләре белән – 10 процент.
Спикер сүзләренә караганда, “Казан” халыкара аэропорты иң актив һава пункты булып тора. 2014 елда аэропортның һава пункты аша 984 мең 476 пассажир узган. Таможня контроле 6 мең 740 һава судносына ясалган. Таможня контроле вакытында 900 мең сумлык 36 мең берәмлек контрафакт продукция ачыкланган. Ул, шулай ук, Татарстан таможня хезмәткәрләре узган ел федераль бюджетның керем өлешенә 18 млрд 826 млн 52 мең сум акча керткән, 2013 ел белән чагыштырганда, 9,5 процентка кимрәк, дип белдерде. Узган ел техник җиһазлар керткәндә, таможня түләүләре буенча 30 млрд сумнан артык ташлама ясалган, дип белдерде ул.
Былтыр товар партияләренең 22 проценты теге яки бу чикләүләргә эләккән.
“Товарларны чыгару чорына һәм 2015 елга таможня контроле акцентларын күчерү башлангыч үсеш тенденцияләренең берсе булып тора. Узган ел тикшерү нәтиҗәләре буенча товар чыгарылганнан соң административ хокук бозу турында 51 эш кузгатылган, - дип ассызыклады Татарстан таможнясы башлыгы. - Быел федераль таможня хезмәте махсус икътисади зоналарда товарларның исәбен алучы автоматлаштырылган система булдыру бурычы куела, ул “Алабуга” МИЗ ында сыналачак”, - диде спикер.
Быел Казанда төрләргә бүлүче автоматлаштырылган почта үзәге каршында җирле халыкара почта алмашу бүлеген гамәлгә кую планлаштырыла. “Россия почтасы” ДУП мәгълүматларына караганда, җирле халыкара почта алмашу бүлеге тәүлек буе эшләячәк, елына 1 млн 660 мең посылка һәм пакет эшкәртәчәк. Без структурада таможня почта посты да булдырырга тәкъдим иттек”, - дип планнары белән уртаклашты докладчы.
Идел буе таможня идарәсе башлыгы урынбасары – федераль таможня керемнәре хезмәте башлыгы, таможня хезмәте полковнигы Николай Харюшин үз чыгышында, Идел буе таможня идарәсе Татарстан таможнясы эшенә югары бәя бирә, дип билгеләп үтте. “Узган ел Идел буе таможня идарәсе бюджетка 98 млрд сум акча күчергән, шулай итеп, Татарстан таможнясы, Нижегородск һәм Самара таможняларыннан соң, - өченче”, - дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз