news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2014 елда ТР Мәҗбүри медицина иминияте фондының керемнәре 12 проценка арткан

Шул ук вакытта фондның чыгымнары 22 процентка арткан

  (Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Камил Әсадуллин). Агымдагы елның 9 аенда ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондына керемнәр 25,5 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль фондтан – 19,2 млрд сум, ТР бюджетыннан – 6 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова ТР Дәүләт Советынта 2015 ел һәм 2016-2017 еллар планлы чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында белдерде.

“2013 ел белән чагыштырганда, агымдагы елда керемнәр тулы күләмдә кергән һәм 12 процентка арткан”, - дип билгеләп үтте А. Мифтахова. Шул ук вакытта фондның чыгымнары 22 процентка арткан һәм 24,9 млрд сум тәшкил иткән. Хәзер бюджетның чыгым өлеше 91,6 процентка үтәлгән. Дәүләт гарантияләре программасы буенча медицина ярдәме өчен 24,5 млрд сум акча юнәлдерелгән. Фонд директоры ассызыклаганча, зур күләмле медицина җиһазларын сатып алу белән бәйле рәвештә, медицина оешмалары чыгымнары арткан.

2015 елда керем 37,3 млрд сум күләмендә планлаштырылган. 2016 елда керем 39,7 млрд сум булырга тиеш, ә 2017 елда - 44,1 млрд сум.

2015 елда чыгымнар 38,6 млрд сум тәшкил итәчәк, 2016 елда - 39,8 млрд, 2017 елда - 44,1 млрд сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100