news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2014 елда ТР бюджеты дәүләт милке һәм җирен файдалану һәм сатудан 799 миллион сум табыш алган

Бюджет биреме 101 проценттан артыкка үтәлгән

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 2014 елда Татарстан бюджетына дәүләт милке һәм җир кишәрлекләреннән файдалану һәм сатудан 799 миллион сумнан артык табыш кергән. Бюджет биреме (задание) 101 проценттан артыкка үтәлгән. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев үткәргән оператив киңәшмә барышында яңгырады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Министрлыкның Икътисад, хосусыйлаштыру һәм корпоратив идарә бүлеге белгечләре мәгълүматына караганда, узган ел республика бюджетына милекне арендалаудан 104,3 миллион сум акча алган (план 107 процентка үтәлгән), җир арендалаудан - 33,8 миллион сум (112,7 процент), милекне сатудан - 159 миллион сум (100 процент), җирне сатудан - 14,5 миллион сумнан артык (100 процент).    

news_right_1
news_right_2
news_bot