Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2014 елда Татарстанның социаль өлкәдәге 135 объекты инвалидлар өчен җайлаштырылачак
“Һәркем үтәрлек мохит” программасын финанслау күләме быелга 539,6 млн.сум тәшкил итә
(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). ТРда “Һәркем үтәрлек мохит” программасын финанслау күләме быелга 539,6 млн.сум тәшкил итә, һәм шуңа социаль өлкәдәге 135 объект инвалидлар өчен җайлаштырылачак. Исемлеккә кертелгән әлеге объектлары республиканың 40 муципаль берәмлегендә.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципалитетлары белән видеоконференция рәвешендә һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә барган республика киңәшмәсендә чыгыш ясаган ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов хәбәр итте.
Докладчы “Һәркем үтәрлек мохит” программасын тормышка ашыру барышы турында җентекләп сөйләде, әлеге программада 5 муниципаль район катнашмый, дип билгеләп үтте: алар – Әгерҗе, Зәй, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Ютазы районнары.
Министр урынбасары Ф.Ханифов сүзләренчә, мәктәпләрнең һәркем үтеп йөрерлек итү тәэминаты кысаларында Татарстанның 42 муниципаль берәмлегендәге 104 мәктәп шул яктан җайлаштырыла: 89 урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 15 махсус коррекцион гомуми белем бирү мәктәп-интернаты. Программада Актаныш, Минзәлә, Нурлат – барлыгы 3 район катнашмый.
ТР Президенты матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз