Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2014 елда Татарстанда транспорт тармагы 4,5 миллиард сумлык финансланган
Аерым алганда, 891 миллион сумнан артык акча автотранспорт предприятиеләре югалткан табышны компенсацияләүгә тотылган
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 2014 елда Татарстанда транспорт тармагы 4,5 миллиард сумлык финансланды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Шул исәптән республика бюджетыннан 530 миллион сумнан артык акча Чаллыда трамвай линиясен төзүгә сарыф ителгән. 523 миллион сум транспорт предприятиеләренә тимер юл һәм су транспортында шәһәр яны пассажир йөртү буенча тарифларны җайга салу һәм ташламалардан файдаланучы кешеләрне йөртүдән күргән югалтуларны каплау өчен бирелгән. Тагын 891 миллион сумнан артык акча ташламалардан файдаланучы гражданнарны бердәм айлык юл билетлары буенча йөртүче автотранспорт предприятиеләренә югалткан табышны компенсацияләү өчен тотылган.
Болгар шәһәре причалына килү юлын җайлау 45,5 миллион сумга төшкән. Республика бюджеты, Идел буе федераль округында эчке төбәк пассажир йөртүнең үтемлелеген тәэмин итү максатларында, һава транспорты оешмаларына 56,1 миллион сум күләмендә субсидия бүлеп биргән. "Казан - Аэропорт" шәһәр яны тимер юл элемтәсе маршруты буенча пассажирлар йөртү белән бәйле оешмаларга югалткан табышларын компенсацияләүгә 35 миллион сум бүленгән. Пассажир автотранспортын сатып алу һәм башка чараларга 279,2 миллион сум тотылган.
Узган ел ТРның "2014-2020 елларга ТР гражданнарына социаль ярдәм" дәүләт программасының "Уңайлы мохит" ярдәмче программасы кысаларында чараларны тормышка ашыруга "Бигеш" аэропорты өчен амбулифт һәм мәгълүмати яктылык диодлы табло сатып алуга 22 миллион сум акча киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз