news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2014 елда Татарстанда авылда яшәүчеләр өчен 2,1 млрд сумлык продукция җитештерелгән

Республика районнары кулланучылар берлеге макарон, казылык, кондитер эшләнмәләре һ.б. җитештергән

  (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2014 елда Татарстанда авылда яшәүчеләр өчен 2,1 млрд сумлык продукция җитештерелгән, бу 2013 ел дәрәҗәсенең 125 процентын тәшкил итә дигән сүз. Республика районнарының «Татпотребсоюз» кулланучылар берлеге макарон, казылык, кондитер эшләнмәләре һ.б. җитештергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә җитештерүчеләр белдерде.

Узган ел ТР агросәнәгать комлексы хезмәткәрләре өчен икмәк һәм күмәч эшләнмәләре 26 мең тонна җитештерелгән, бу ,2013 ел белән чагышытрганда, 92 процент була.
Авыл кибетләренә 454 тонна казылык эшләнмәләре җибәрелгән (88 процент), кондитер ризыклары – 1,8 тонна (73 процент), макарон - 849 тонна (93 процент). Авылда яшәүчеләр 349 мең декалитр (108 процент) алкогольсез эчемлек сатып алган. Район кулланучылар берлеге цехларында 270 тонна (113 процент) балык эшкәртелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100