Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2014 елда Татарстанда 554 мең тонна пилмән сатылачак
Бу туңдырылган ярымфабрикатларның гомум күләменең якынча 28 процентын тәшкил итә
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2014 елда Татарстанда 554 мең тонна пилмән сатылачак, бу туңдырылган ярымфабрикатларның гомум күләменең якынча 28 процентын тәшкил итә.
Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә пилмән дегустациясе узды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, республикада яшәүчеләрнең 82 проценты кибеттән сатып алган пилмән ашый, 17 проценты аны үзләре ясый, ә 1 процент әлеге төр продуктны бөтенләй кулланмый.
Сораштырылучыларның 53 проценты пилмәнне айга бер тапкыр сатып алса, 37 проценты - атнага бер тапкыр. Әлеге төр продуктны аеруча яшьләр һәм өлкән яшьтәге кешеләр ярата. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр пилмәнне авыл кешеләренә караганда күбрәк ашый.
Респондентлар пилмәнне сайлаган вакытта төп игътибарны аның тәменә бирә (39 процент). Сатып алучыларның 24 проценты өчен ул әзерләнгән чималның сыйфаты мөһим. Ә сораштырылучыларның 17 проценты аның бәясенә генә карый.
Кулланучыларның күбесе пилмән тутырылган савытка һәм андагы мәгълүматка игътибар бирә. Кайбер сатып алучылар аерым җитештештерүчеләрнең товарларына гына өстенлек бирә.
Туңдырылган ярымфабрикатларның 28 процентын пилмәннәр тәшкил итә. 2014 елда 554 мең тонна пилмән сатылыр дип көтелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз