Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2014 елда Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе 2 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклаган
Штрафлар күләме 5 миллион сумнан арткан
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 2014 елда Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе 2 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклаган. Штрафлар күләме 5 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Бу хакта бүген Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегиясендә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе Нурислам Хәбипов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, хисап елында 2229 хокук бозу очрагы ачыкланган. Суд приставларының көйләнгән эше нәтиҗәсендә 5 миллион сумнан артык штраф тулысынча түләтелгән.
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсенең планнан тыш контроль-күзәтчелек чараларының бер өлеше прокуратура органнары, Росреестр хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе, Татарстан таможнясы, муниципаль районнары хакимиятләре белән бергә үткәрелде, дип белдерде Н.Хәбипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз