news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2014 елда, "Лизинг-грант" программасының икенче этабы башлангач, ТР Икътисад министрлыгына 78 гариза алынган

Гаризалар 2 октябрьгә кадәр кабул ителә

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстанда 2014 ел программасы кысаларында конкурс ярдәмендә сайлап алуның 2 нче этабы бара. 2 нче сентябрьдән башлап конкурс комиссиясенә эшмәкәрләрдән якынча 109 млн. сумга 78 гариза алынган. Бу хакта бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында ТР икътисад министры урынбасары - эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, гаризаларның иң күбе Казан, Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Кукмара һәм Тукай районнарыннан алынган. Гаризалар 2 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Р.Сибгатуллин искәртеп узганча, 2014 елда "Лизинг грант" программасы кысаларында конкурс беренче тапкыр ике этапта үткәрелә. Беренче этап март-апрель аенда узган. Бу карар авыл хуҗалыгы тармагында мәшгуль эшмәкәрләрнең теләкләрен истә тотып кабул ителгән, алар язгы кыр эшләре башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга мохтаҗ булган. Беренче этап нәтиҗәләре буенча 102 эшмәкәр барлыгы 115 млн. сумлык ярдәм алган. Р.Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, ихтыяҗ булган очракта конкурсның өченче этабы да уздырылырга мөмкин.

Агымдагы елда программага 555 млн. сум акча каралган, шул исәптән 435 млн. сумы - федераль, ә 120 млн. сумы - республика бюджетларыннан. Республика бюджеты акчалары беренче этап кысаларында бүлеп бирелгән.

Р.Сибгатуллин искәрткәнчә, "Лизинг грант" программасы ТР да алтынчы ел рәттән гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына төрле җиһазлар (сәүдә җиһазларыннан кала) һәм транспорт чаралары сатып алуда булышу. Ярдәмнең асылы - эшмәкәрләргә лизинг килешүе буенча беренче түләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү. Эшләрен башлап кына җибәрүчеләргә бәясе 1 млн. сумнан артмаган лизинг килешүенең 45 процентына кадәр компенсацияләнә. Ә бер елдан да ким эшләмәгәнннәр өчен лизинг килешүе 3 млн. сумнан артмаган очракта, 30 процентка кадәр компенсацияләнә.  Быел субсидияләр бирү тәртибенә кайбер үзгәрешләр дә кертелгән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә фермаларын үстерү программасында катнашучыларга аерым шартлар каралган. Алар, лизинг килешүе суммасы 3 млн. сумнан артмаган очракта, 70 процентлы компенсациягә өметләнә ала. Шулай ук аккредитацияләнгән сәнәгый мәйданчыклар резидентлары өчен дә аерым шартлар күздә тотылган. 

2014 елдан эшчәнлекнең субсидияләнә торган төрләре исемлеге киңәйгән. Аларга санау техникасы һәм мәгълүмати технологияләр файдалану белән бәйле, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтүгә лицензия булган очракта сәламәтлек саклау өлкәсендәге эшчәнлек тә өстәлгән. "Ел саен ярдәм өстенлекләре республика өстенлекләренә һәм эшмәкәрләр берләшмәсе теләкләренә карап үзгәртелә. Без бу мәсьәләгә сизгер якын килеп, нинди дә булса эшчәнлек төрләрен өсти алабыз", - дип билгеләп үтте Рөстәм Сибгатуллин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100