news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2014 ел студенты КФУда укый

Ел уку йортлары – КДМУ, КДЭУ, ИИһХИ һәм Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты

 (Казан, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Сафина). ТРның "Ел студенты" X студентлар премиясе Гран-приена Казан федераль университетыннан Адина Кульмасова ия булды.

Ел уку йортлары номинациясендә КДМУ, КДЭУ, ИИһХИ (Икътисад, идарә һәм хокук институты) һәм Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ) билгеләп үтелде. Алар бер үк санда тавыш җыйган.

Гран-при иясен һәм Татарстанның иң яхшы вузларын "Пирамида" комплексында үткән тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте. “Бу тантаналы чарада бүләкләрне беренче тапкыр гына тапшырмыйм. Ә бу - юбилейга багышланган бай программалы очрашу, - дип билгеләп үтте ул. Оештыручыларны, вузлар ректорларын, студентларны котлады. - Татарстанда проектны гамәлгә ашыруга 10 ел тулу белән котлыйм!” - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты спикеры Адина Кульмасовага Россия һәм чит ил вузында стажировка узу яки магистратурада укуга сертификат тапшырды.

Шулай ук, “Ел чит ил студенты” номинациясе премиясе лауреатлары Чжан Дали (КНИТУ-КХТИ) һәм Парвиз Ходжиев (КФУ) булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Шулай итеп, конкурсның 19 номинациясендә җиңүчеләр билгеле булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot