Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2013 нче елның 9 ае эчендә ТР да туристларның гомуми саны, 2012 нче елның шушы чоры белән чагыштырганда, 19 процентка арткан
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы коллегиясендә туризм үсеше перспективалары хакында фикер алыштылар
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсе үсеше перспективалары” темасына коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Туризм буенча федераль агентлыкның дәүләт туристик проектлары һәм туризм куркынычсызлыгы идарәсе башлыгы Александр Сирченко, ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова һәм башкалар катнашты.
“2013 нче елда эш нәтиҗәләре һәм республикада туризм һәм кунакчыллык өлкәсенең 2020 нче елга кадәр үсеш перспективалары” темасына төп доклад белән ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов чыгыш ясады.
Республикада туризм торышына анализ төп индикаторлар буенча тотрыклы уңай динамиканы күрсәтә. 2010-2012 нче елларда туристлар санының уртача үсеше 14,8 процентны тәшкил иткән. 2012 нче елда Татарстанга туристлар ташкыны 1,5 миллион кешене тәшкил иткән, бер көнлек экскурсантларны исәпкә алып – 1 миллион 850 мең кеше. Агымдагы елның 9 ае эчендә туристларның гомуми саны, 2012 нче елның шушы чоры белән чагыштырганда, 19 процентка арткан. Бүгенге көндә Татарстан туристлар агышы буенча Россиянең күп кенә төбәкләреннән алда бара.
“Туризм үсешендә икенче мөһим күрсәткеч булып, күрсәтелгән туристик хезмәтләр күләме санала. Узган елда күләме 6,9 миллиард сумга тәңгәл туристик хезмәт күрсәтелгән. 2013 нче елның 9 ае эчендә ул 6,2 млрд сумны тәшкил итте, 2012 нче елның шушы чоры белән чагыштырганда, 19 процентка тәңгәл үсеш күзәтелә. Әлеге күрсәткечнең туристларларның туклану, транспорт, күңел ачу һәм сувенирларга өстәмә чыгымнарын исәпкә алмавын да билгеләп узарга кирәк”, - дип белдерде Рафис Борһанов.
Министр әйтүенчә, кунакханә секторы да шактый зур тизлек белән үсеш ала. Былтыр республикада барлыгы 33,5 мең урыннан гыйбарәт 338 урнаштыру урыны гамәлдә булса, агымдагы елның 9 ае эчендә, хостелларны исәпкә алып, 3 меңнән артык урынга ия яңа 51 яшәү урыны ачылган. Бу күрсәткеч буенча Татарстан шулай ук күпчелек Россия төбәкләре исемлегендә алдынгы, гәрчә республикада туризм үсешенә каралган бюджет, Россиянең туристик яктан кызыклы булган төбәкләре арасында иң түбәннәренең берсе булса да.
Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республикада 600дән артык туристик предприятие эшли, аларның 70 кә якыны – туроператорлар.
Министр республика турпродуктының Россия һәм халыкара туристик базарларында да актив алга сөрелүен билгеләп узды. “Универсиаданың эре маркетинг проекты булуы аермачык, әмма җитди дәүләт ярдәменнән һәм туристик тармак үсешеннән башка, аның нәтиҗәлелеге югалырга мөмкин”, - дип билгеләп узды докладчы.
Рафис Борһанов муниципаль районнарда да туризм үсешендә олы потенциал күзәтелүен билгеләп узды. 8 районда инде туризм үсеше программалары кабул ителгән, тагын 10 районда программалар эшләнеп бетеп, ел азагына кадәр кабул ителергә тиеш. Туризм үсешендә Яшел Үзән, Спасс, Алабуга, Тәтеш, Саба районнарында актив эш алып барыла. Тарихи һәйкәлләр Болгар һәм Свияжскига килгәндә, министр сүзләренә караганда, 2013 нче елның 9 ае эчендә борынгы Болгарга туристлар ташкыны 41 процентка, Свияжскига 90 процентка арткан (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда).
Рафис Борһанов хәбәр иткәнчә, министрлык тарафыннан “2014-2020 нче елларга физик тәрбия, спорт, туризм үсеше һәм яшьләр сәясәте нәтиҗәлелеген арттыру” дәүләт программасының “2014-2020 нче елларда туризм һәм кунакчыллык өлкәсе үсеше” бүлендек программасы эшләнгән. Аның максаты – республика туристик комплексының Россия һәм халыкара туристик базарларда көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру. Бу бурычны уңышлы хәл итү өчен Татарстанның куәтле туристик брендын булдыру кирәк, дип ассызыклый ул. Бүлендек программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, 2020 нче елга Татарстан туризм өлкәсендә түбәндәгеләргә ирешергә мөмкин: эчке һәм тышкы туристик ташкыннарның 2 миллион 250 меңгә кадәр үсүе; халыкка күрсәтелүче түләүле туристик хезмәтләр күләменең 12 млрд сумга кадәр җитүе.
“Татарстанны эчке һәм тышкы туристик базарларда үстерү стратегиясе” турында кунакханә бизнесы һәм туризм өлкәсендәге Kohl&Partner консалтинг төркеменең “Халыкара проектлар” бизнес-юнәлеше җитәкчесе Кристофер Хинтереггер сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, килүчеләрнең кунып калу көннәре буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 8 нче урында тора. 2012 нче елда республикада 4,4 млн нан артык кунып калу теркәлгән, 2025 нче елга туристлар арасында кунып калу 10 млн га кадәр үсәр дип фаразлана.
Коллегия утырышында ТР туризм үсеше үзәге максатлары һәм бурычлары турында доклад белән аның директоры Оксана Саргина чыгыш ясады. Ирада Әюпова туризм өлкәсе үсеше алшарты буларак эре мәдәни вакыйгаи чаралар турында бәян итте.
Александр Сирченко исә, Туризм буенча федераль агентлык исеменнән, 17 нче ноябрьдә авиаһәлакәттә вафат булганнарның туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде һәм моның республикада туризмның алга таба үсешенә йогынты ясамаячагына өметен баглады. “Татарстанның бүгенге көндә туристик юнәлеш үсешендә конкурентлыкка ия өстенлекләре күп, моңа республиканың бай тарихи-мәдәни мирасы һәм табигый ресурслары җирлек булып хезмәт итә”, - ди ул.
Коллегия ахырында барлык әйтелгәннәргә йомгак ясап, Премьер-министр Илдар Халиков чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз