Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2013 нче елның 9 ае эчендә җир мөнәсәбәтләре белән бәйле җинаятьләр өчен Татарстанның 27 авыл җирлеге башлыгы хөкем ителгән
Республика эксперт төркеме комиссиясе вәкилләре барган барлык районнарда да коррупция рисклары булуы ачыкланган
(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “түгәрәк өстәл” утырышында Яшел Үзән һәм Мамадыш муниципаль районнарында коррупциягә каршы үткәрелүче чаралар турында сүз барды. Журналистларга агымдагы ел дәвамында әлеге ике районда коррупцияне профилактикалау юнәлешендә алып барылучы эшчәнлек турында Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, шулай ук ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов сөйләде.
Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссиясенең республиканың төрле районнарына чыгуы, муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә эшне оештыру белән бәйле җитешсезлекләрнең саклануын күрсәткән. Гомуми проблемалар арасыннан, коррупциягә каршы эшчәнлеккә җаваплы затларның битараф карашы, аны җитди итеп кабул итмәвен билгеләп узарга кирәктер. Гади хезмәткәрләрнең генә түгел, җирле үзидарә органнарының җитәкчелек составының да коррупциягә каршы көрәш һәм муниципаль хезмәт мәсьәләләрен җайга салучы законны белмәве еш күзәтелә. Моңа бәйле рәвештә, түрәләр коррупция сыйфатындагы хокук бозуларга һәм җинаятьләргә еш аяк баса.
Алексей Панкратов искәртеп үткәнчә, республикада сигезенче ел рәттән коррупциягә каршы максатчан программалар гамәлгә ашырыла. Коррупция рисклары, аңа этәрүче коткы югары булу сәбәпле, коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсе аеруча игътибар үзәгендә, дип ассызыклый ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире һәм бу мәсьәләнең ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасында да урын алуын искәртеп узды. Аның сүзләренә караганда, программа чараларын тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан елына 20 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә. Моннан тыш, муниципаль берәмлекләрдә төрле объектлар төзелешенә 500 миллион сумлап акча каралган дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. Бу, акчаларның нәтиҗәле сарыф ителешен контроль астында тоту заруриятен аңлата.
Соңгы ике ел эчендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Республика эксперт төркеме комиссияләре тарафыннан 17 муниципаль районда эш башкарылган, җирле үзидарә органнарының коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге, муниципаль милек белән идарә итү, муниципаль заказ урнаштыру һәм башка өлкәләрдәге эшчәнлеге өйрәнелгән. Алексей Панкратов әйтүенчә, быел белгечләр 7 районга, шул исәптән, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Спасс, Чирмешән, Мамадыш, Кама Тамагы районнарына барган. “Кызганычка каршы, аларның барысында диярлек коррупция ихтималлыгы ачыкланды. Биналарны һәм җир биләмәләрен куллану өчен бурычы җыелган арендаторларга дәгъва белдерелде, алар аркасында җирле бюджетка 13 миллион сум күләмендә зыян китерелгән”, - дип белдерде ул.
“Җирле үзидарә органнарында бүгенге көндә 80 нән артык муниципаль хезмәт күрсәтелә. Бу хезмәтләр күрсәтелгәндә коррупция рискларына юл куелмаган дип һич тә әйтеп булмый. Агымдагы елның 9 ае эчендә 214 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның 35 проценты – 74 зат муниципаль хакимият органнары учреждениеләре вәкилләре. Җир мөнәсәбәтләре белән бәйле хокук бозулар өчен төрле районнарның 27 авыл җирлеге башлыгы хөкем ителде. Ярты ел эчендә мондый 300 гә якын җинаять теркәлгән”, - дип билгеләп узды Алексей Панкратов. Ул табигый байлыклардан законсыз файдалану, муниципаль заказ өлкәсендә дә түрәләрнең законсыз эшчәнлекләре фаш ителүен билгеләп узды. А. Панкратов ассызыклаганча, коррупциягә каршы узган совет утырышыннан соң Татарстан Президенты берничә карар кабул иткән, хәзер алар буенча эш башкарыла.
“Ике районда да – Мамадыш һәм Яшел Үзәндә коррупциягә каршы профилактика юнәлешендәге күптөрле чаралар үткәрелә”, - дип җөпләде Алексей Панкратов.
Искәртеп узабыз, коррупцияне профилактикалау буенча уздырылучы эш турында мәгълүматны тулырак ачу, коррупцион хокук бозуларга юл куймау максатларында, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров карары белән, муниципаль берәмлек башлыклары белән мондый очрашулар 9 нчы декабрьгә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә кадәр, атна саен оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз