news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2013 елгы Универсиаданың бер генә объекты да инвалидлар өчен яраклы түгел

2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт объектларының берсе дә инвалидлар өчен яраклаштырылмаган, дип саный ТР Дәүләт Советы депута

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт объектларының берсе дә инвалидлар һәм медицина җиһазлары урнаштыру өчен яраклаштырылмаган. Кичә ТР Дәүләт Советының яшьләр сәясәтен гамәлгә кую, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм 2013 елда Казанда XXVII Бөтендәнья җәйге универсиадага әзерләнү эшләрендә катнашу комиссиясе әгъзалары шундый нәтиҗә ясауларын белдерде.
Кичә республика парламенты депутатлары Универсиада авылы төзелеше белән танышты, аннары инвалидлар һәм медицина җиһазлары урнаштыру өчен яраклаштырылу буенча ттикшерү алып барган эшче төркем нәтиҗәләрен белдерде. Комиссия нәтиҗәләре борчуга сала, 2013 елгы Уеннар өчен төзелгән барлык объектларны да инвалидларга яраклаштырыр өчен реконструкцияләргә кирәк.
Комиссия әгъзасы, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы Рифат Ганибаев билгеләп үткәнчә, эшче төркем 2013 елгы Универсиаданың 20 спорт объектын караган. “Проект ясаучылар объктларның инвалидлар өчен дә җайлаштыру таләпләрен үтәргә тырышканнар, әмма омтылганнар гына, шулай да пандуслар барлык объектларда да бар. Әмма бер генә спорт корылмасы да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ихтыяҗларына җайлаштырылмаган”, - дип билгеләп үтте ул. Эшче төркем җитәкчесе сүзләренчә, “Ак Барс” көрәш сарае яхшы тәэсирләр калдырган, ә Казан архитектура-төзелеш университеты спорт комплексы - киресенчә.
“Комиссия тикшерүләр нәтиҗәләре буенча барлык спорт объектларында да диярлек подъезд, парковка, бинага керү урыннарында, баскыч һәм пандусларның ике яктан да тотыну өчен җайланмалар, санитария-гигиена биналары, эвакуцион чыгу урыны, инвалидлар һәм башка мөмкинленкләре чикләнгән кешеләр хәрәкәт итү урыннары буенча күрсәтмәләргә карата таләпләр үтәлмәгән дигән фикергә килде”, - дип ассызыклады ул.
Рифат Ганибаев комиссия нәтиҗәләрен шәрехләп, барлык объектлар да реконструкция таләп итә һәм хәзер өстәмә чыгымнарны исәпләргә кирәк, дип ассызыклады.
ТР Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Евгений Ефимов 2013 елгы барлык объектларда да физик мөмкинлекләре чикләнгән җанатарлар өчен шартларны карарга кирәк, дип ассызыклады. Ул шулай ук инвалид спортчылар өчен барлык объектларда булмаса да, спортның кайбер төшләре буенча тиешле шартлар тудыру зарур дип саный.
ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова медицина җиһазлары белән тәэмин итү турында сөйләгәндә, барлык тикшерелгән объектларда да медицина эшчәнлегенә лицензия юк, диде.
ТР Министрлар Кабинеты комиссиясе карары буенча Универсиада объектлары төзелеше барышын инвалидлар һәм башка мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә яраклаштырылган булуын, шулай ук Уеннарның спорт объекттларын реконструкцияләүне тикшерү һәм контрольдә тоту буенча эшче төркем төзергә тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot