news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2013 ел Универсиадасы волонтерлары Канада һәм Бөекбританиядә әзерлек узачак

“Универсиада-2013 дирекциясе” шул хакта игълан итә

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстан делегациясе XXI Кышкы Олимпия уеннарына баргач, 2013 ел Универсиадасы волонтерлары Канада һәм Бөекбританиядә әзерлек узачагы хакында килешенгән.

“Универсиада-2013 дирекциясе” мәгълүматы буенча, Ванкуверда татарстанлылар халыкара спорт федерацияләре вәкилләре, 2010 ел Ванкувер һәм 2014 ел Сочи Олимпия уеннары оештыру комитетлары җитәкчеләре кебек төрле даирә, шул исәптән Simon Fraser университеты вәкилләре белән дә, очрашуларда катнашкан һәм, шулар нәтиҗәсендә, Казан волонтерлары төркемен әлеге университетка мастер-класс узарга җибәрү турында сөйләшенгән. Моннан тыш, Казан вәкилләренең Лондонда 2012 елда Җәйге Олимпия уеннарында катнашуы планлаштырылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot