news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2012 нче елның июнендә юкка чыккан АН-2 очкычының һәлакәткә юлыккан урыны табылган

Узган елның көзендә туктатылган җинаять эше буенча башлангыч тикшерү производствосы яңартылган

(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Кичә Свердловски өлкәсенең Серов шәһәреннән ике аучы, АН-2 очкычының һәлакәткә юлыккан урынын ачыклаган, дип фаразлана. Шәһәрдән 8 км ераклыкта табылган бу очкыч 2012 нче елның 11 нче июнендә юкка чыккан иде. Бу хакта “Интерфакс” яза.
“Башта алар электр тапшыру линияләре баганасы янәшәдәге лагерь өстенә ауган дип уйлаган, ә якынрак килгәч, моның АН-2 очкычы һәм кеше калдыклары булуын күргән. Хәзер Серов полициясе хезмәткәрләре төбәктәге Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хезмәттәшләре һәм Россия Тикшерү Комитетының транспорттагы тикшерүчеләре белән берлектә, шушы урынга махсус техника һәм белгечләрнең баруын оештыра”, - дип хәбәр итте агентлыкка Россия ЭЭМ төбәктәге идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.
РФ Тикшерү Комитеты сайтында хәбәр ителгәнчә, Урал тикшерү идарәсенең тикшерү органнары, узган елның июнендә АН-2 очкычы югалуы белән бәйле рәвештә кузгатылган җинаять эше буенча тикшерү гамәлләрен үткәрүне янәдән кузгаткан. Билгеле булганча, былтыр барлык тикшерү гамәлләре күләме башкарылу сәбәпле, җинаять эшен тикшерү туктатылып торган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot