news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2012 елның җәенә кадәр Казанда спортның 26 төре буенча турнирлар узачак
Казанда Бөтендөнья студентлар уеннары спортның 26 төре (13 төп һәм 13 өстәмә) буенча үтәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 28 декабрь, “Татар–информ”, Кристина Иванова). 2012 елның июленә кадәр Казанда (Татарстан башкаласында Универсиада үткәрүгә бер ел кала) 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы программасына кертелгән спортның барлык төрләре буенча ярышлар үтәргә тиеш. Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев әнә шул хакта хәбәр итте.
Казанда Бөтендөнья студентлар уеннары спортның 26 төре (13 төп һәм 13 өстәмә) буенча үтәчәк.
М.Бариевның сүзләренә караганда, әлеге ярышларны үткәрү барлык техник системаларның, шулай ук спорт объектларының 2013 елгы Универсиаданы каршыларга әзерлеген апробацияләү өчен кирәк. Министр хәбәр иткәнчә, турнирларны үткәрү календаре инде әзер диярлек, ул киләсе елның җәендә FISU башкарма комитетының чираттагы утырышында тәкъдим ителәчәк.
Марат Бариев ассызыклап үткәнчә, 2013 елгы Универсиада алдыннан ярышлар төрле дәрәҗәдә (ил чемпионатыннан алып дөнья беренчелекләренә кадәр) узачак. Төп басым студентлар арасында төрле турнирлар үткәрүгә ясалачак. Алдагы планнарда – авыр атлетика, стендка ату, өстәл теннисы буенча турнирлар уздыру.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2