news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2012 елда Казанда үтә заманча офис-кунакханә үзәге сафка басачак

2012 елга Казанда Халыкара сәүдә үзәге – югары дәрәҗәдәге офис-кунакханә үзәге сафка басачак

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Михаил Миронов). 2012 елда Казанда Халыкара сәүдә үзәге – югары дәрәҗәдәге офис-кунакханә үзәге сафка басачак. Бүген Казан мэриясендә ниятләр турындагы әлеге беркетмәгә кул куелды. Анда Казанның икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрапов, “Миллениум Зилант Сити” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Олег Ледовский һәм Швейцариянең «IC C» компаниясе президенты Эдгард Эберт катнашты.
Швейцария компаниясе инде күп еллар бөтен дөньяда Халыкара сәүдә үзәкләре оештыру белән шөгыльләнә. «IC C» компаниясе Казан башкарма комитеты белән элемтәләрне Канны һәм Германиядә узган коммерция күчемсез милке күргәзмәләрендә булдырды, ә 22 апрель көнне Эдгард Эберт Казан җитәкчелеге чакыруы буенча Татарстан башкаласына килде.
Ике көн дәвамында кунак Казанның офис һәм кунакханә бизнесы торышы, аның инфраструктурасы белән танышты. Яклар шулай ук Казанда Халыкара сәүдә үзәге төзү турында сөйләшүләр алып барды. Бүген ниятләр турындагы беркетмәне имзалау визитның нәтиҗәсе булды.
Казанда Халыкара сәүдә үзәген Б кварталында комплекслы төзелеш эшләре алып бару кысаларында сафка бастыру күздә тотыла. Танылган испан архитекторы Хосе Асебильо тарафыннан эшләнгән төзелеш концепциясендә биредә торак массивы, шулай ук дүрт биек манара торгызу каралган.
Нәкъ менә шул 90 метр биеклектәге манаралар «IC C» компаниясенең игътибарын җәлеп иткән дә инде. Аларда югары класслы офислар, бизнес үзәге, кунакханә урнашыр дип көтелә. Дөньяда инде 300гә якын Халыкара сәүдә үзәге бар. Казанның Халыкара сәүдә үзәге халыкара сәүдә өлкәсендә эш итүче фирма һәм хезмәтләрне берләштерәчәк һәм аларга ярдәм күрсәтәчәк, биредә эре трансмилли корпорацияләрнең филиаллары урнашачак.
Олег Ледовский хәбәр иткәнчә, Б кварталын төзү инде быелгы җәйдә үк башланыр дип көтелә. Торак массивын тулысынча 2010 елда төзеп бетерү, ә Халыкара сәүдә үзәге манараларын (алар «IC C» компаниясе акчаларына төзеләчәк) 2011-2012 елларда файдалануга тапшыру күздә тотыла. Халыкара сәүдә үзәге проекты 60 миллион долларга бәяләнә.
«IC C» компаниясе президенты Эдгард Эберт яңа үзәктәге офислар үз арендачыларын табар дигән өмет белдерде. Швейцария кунагының сүзләренә караганда, офис мәйданчыкларының күп булуына карамастан, Казанга А классы таләпләренә җавап бирүче чын мәгънәсендә югары класслы офислар җитми. Э.Эберт тулы бер башняны инде хәзер үк дөньяның әйдәп баручы кунакханә челтәрләреннән берсе сатып алырга әзер икәнлеген белдерде.
“Без Казан хәзерге вакытта аңа чит ил компанияләре күрсәткән игътибардан күбрәккә лаек дип саныйбыз, - диде Эдгард Эберт. – Мин Халыкара сәүдә үзәге шәһәрнең үсешенә ярдәм итәр дип өметләнәм”. Эберт әфәнде хәбәр иткәнчә, мондый үзәкләр инде шактый күптәннән Новосибирск, Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләрендә уңышлы эшләп килә. “Казанда проектны гамәлгә ашыру алардагыга караганда азрак вакытны алыр дип өметләнәм”, - диде Эдгард Эберт.
Үз чиратында Азат Шәрапов хәзерге вакытта Казанда сыйфатлы офисларга ихтыяҗ булуын билгеләп үтте. “Күп кенә потенциаль инвесторлар шәһәребезгә килергә әзер, әмма аларны нәкъ менә югары таләпләргә җавап бирүче биналарның булмавы куркыта”, - дип хәбәр итте шәһәрнең икътисади үсеш комитеты башлыгы.





news_right_1
news_right_2
news_bot