news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2012 елда Казанда җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты уздыру мәсьәләсе карала

Казанда допингка каршы көрәш үзәге ачу буенча сөйләшүләр булган

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында 22-25 октябрьдә Казанда үткәрелгән «Россия – спорт державасы» I Бөтенроссия спорт форумының нәтиҗәләре буенча брифинг үткәрелде. Республика муниципаль берәмлекләре һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге белән видеоконференция режимында барган әлеге чарада  очрашуга ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов килгән иде, сөйләшүдә Мәскәүдәге Татарстан вәкиллегенә килгән РФ Президенты карамагындагы физик культура һәм спортны үстерү буенча Советы секретаре Алексей Кулаковский да катнашты.

 И.Гыйльметдинов сүзләренчә, Казан форумы закон чыгаручылар өчен спорт һәм физик культураны үстерү өлкәсендә законнарны камилләштерүгә, Салым Кодексының шушы нисбәтле өлкәсенә төзәтмәләр кертүгә җим булды.

М.Бариев, үзенең чыгышында, Халыкара җиңел атлетика ассоциациясе президенты Ламьен Диак тәкъдиме белән,  Казанда җиңел атлетика буенча регионара үзәк төзү мөмкинлеге (уңай хәл ителсә, анда Россия регионнары һәм чит илләр спортчылары тренировка узачак) һәм 2012 елда юниорлар арасында дөнья чемпионаты уздыру мәсьәләсе каралуы хакында игълан итте. Аның сүзләренчә, Халыкара академик ишү федерациясе Татарстанга федерациядә гамәлгә ашырыла торган проектларга керергә тәкъдим ясаган, аерым алганда, Казансу өслегендә ишү каналы ясауда шәһәр һәм торак пунктлар эчендә табигый су өслекләрендә шундый уңайлыклар булдыру буенча проектка ЮНЕСКОның «Чиста су» программасыннан ярдәм алырга мөмкин. Болардан тыш, Халыкара Олимпия комитетының медицина һәм фән буенча директоры Патрик Шамаш тәкъдиме белән, Казанда допингка каршы көрәш үзәге ачу буенча сөйләшүләр булган.  

А.Кулаковский, РФ Президенты спортны үстерү буенча дәүләт программасын эшкәртү бурычы куйды, моңа Казан форумы этәргеч ясады, дип белдерде. 

Аның фикеренчә, әгәр Казан шушы форумның икенчесен үзендә уздырырга теләк белдерсә, бу тәкъдим өстенлекле рәвештә каралачак. «Россия – спорт державасы» спорт форумының алдагысын үзендә үткәрергә теләгән шәһәрләр күп булды, ләкин соңгы сүзне РФ Президенты Дмитрий Медведев әйтәчәк, диде ул. Форумның пленар утырышында 1300 кеше катнашуын, Казанга Халыкара спорт федерацияләреннән 27 вәкил, Россия Федерациясенең 80 субъекты вәкилләре арасында 23 губернатор һ.б. килүен искәртеп, А.Кулаковский Татарстан җитәкчелегенә шундый зур эшне югары дәрәҗәдә башкарып чыккан өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100