Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2012 елда Казанда беренче туган бала – малай
Яңа елның беренче көнендә “ашыгыч ярдәм” хезмәте 1250 тапкыр ярдәмгә чыккан
(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). 2012 ел башында, 00.15 сәгатьтә, 2 нче Республика клиник хастаханәсендә (“Кызыл хаҗ” бала тудыру йортында) туган 3300 грамм авырлыктагы малай Казанда быел дөньяга килгән беренче бала санала.
Яңа елның беренче көнендә ашыгыч медицина ярдәме табиблары чакырту буенча 1250 тапкыр чыккан: җәмәгать урынына – 199, йөкле хатыннарның тулгагы килеп – 10, йөрәк өянәге буенча – 3, баш миенә кан саву очрагы – 19, пычактан яраланучы янына – 3, транспорт һәлакәте буенча – 4 һ.б. Бу бәйрәмдә Казанда петарда, фейерверклардан зур зыян күрүче булмаган.
Узган елның соңгы һәм яңа елның беренче көннәрендә ашыгыч ярдәм сорап барлыгы 2 меңнән артык мөрәҗәгать булган. Яңа ел алдыннан яралану, бәрелү, каймыгу кебек тәнгә зарар килү сәбәпле чакыртулар күпчелекне тәшкил иткән.
Әлеге белешмәне республика башкаласының ашыгыч медицина ярдәме станциясе бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз