Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2012 елда Биектауда спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 62 үсмер тикшерелгән
Шуларның 25е – 16 яшькә кадәрге балалар
(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Биектау муниципаль районында актуаль проблемаларның берсе булып балигъ булмаганнарның хокук бозуын кисәтү, авыр тормыш хәлендә калган үсмерләр белән эшләүче дәүләт һәм хокук саклау органнарының эшен яхшырту тора. Шул уңайдан балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең роле арта. Комиссия составына мәгариф бүлеге, социаль яклау идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, опека һәм попечительлек органы, район үзәк больницасы, Мәшгульлек үзәге, Россия эчке эшләр министрлыгының “Биектау” муниципальара бүлеге, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре керә. 2012 елда балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия тарафыннан 29 утырыш уздырылган, 302 эш каралган, аларның 67 се балигъ булмаган үсмерләргә кагылышлы.
Каралган эшләрнең саны 2011 ел белән чагыштырганда кимегән, ә әти-әниләргә карата эшләр саны арткан. 2012 ел эчендә профилактика системасы учреждениеләре катнашында комиссиянең 24 киңәйтелгән утырышы уздырылган, аларда балаларның укудан соң буш вакытта мәшгульлеге, аларның буш вакытын оештыру, балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек, наркоманияне, алкоголизмны кисәтү кебек актуаль мәсьәләләр каралган.
Балигъ булмаганнарның хокукларын бозуларның иң киң таралган төрләре булып бурычларын тиешенчә башкармаучы, балаларының туу турында таныклыкларын, страховой полисларын рәсмиләштермәүче, балаларын яшәү урыны буенча теркәмәүче, туендыручыны югалту буенча пенсия рәсмиләштермәүче ата-аналар тарафыннан кылына торган хокук бозулар тора.
Бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе – социаль яктан куркыныч гаиләләрдә яшәүче балаларның һәм үсмерләрнең авыр хәле. Мондый гаиләләр район буенча 40 ка якын исәпләнә, аларда 82 бала тәрбияләнә.
Мәҗбүри дәвалау-профилактика учреждениеләрен бетерү хокук саклау органнарын эчкечеләргә йогынты ясау мөмкинлегеннән мәхрүм иткән. Профилактика системасы социаль яктан тотрыксыз гаиләләр белән эшли торган район консилиумын оештырды, халыкны социаль яклау бүлеге гаугалы гаиләләр белән реабилитация эше уздыра. Комиссия карары белән 2009 елда - 17, 2010 елда – 15, 2011 елда – 11, 2012 елда 3 бала, тормышларына һәм сәламәтлекләренә куркыныч янаганлыктан, ата-аналарыннан аерып алып, социаль приютларга урнаштырылган.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә карала торган административ эшләр, әлбәттә, нәтиҗәсез калмый. 2012 елда икенче тапкыр бары 3 үсмер генә тикшерелгән. Төркемләп җинаять кылу, кечкенәдән эчкечегә сабышу, сыра белән артык мавыгу аеруча зур борчу тудыра. 2012 елда спиртлы эчемлекләр кулланган өчен 62 үсмер тикшерелгән, шуларның 25е – 16 яшькә кадәрге балалар.
Соңгы елларда профилактика системасы органнары һәм учреждениеләре тырышлыгы белән җинаятьләр санын 2011 ел йомгаклары буенча 42 очрактан 7гә кадәр киметеп булган. Үсмерләр җинаятенә килгәндә исә, күпчелекне кеше мөлкәтен урлаулар тәшкил итә. Районда профилактик эшнең торышын анализлау хокук тәртибе бозулар һәм җинаятьләрнең 92 процентын мәктәп балалары эшләвен күрсәтә, дип хәбәр итә “Биектау хәбәрләре” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз