news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2012-2015 елларда “Казан” аэропортына 6 млрд сумга якын федераль акча җәлеп ителәчәк

Аэродром инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү кысаларында проектлау-эзләнү эшләренә быелга 100 млн. сум акча бүлеп бирелер дип көтелә

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 2012-2015 елларда “Казан” халыкара аэропортында очкычларның һавага күтәрелү-җиргә төшү тасмасындагы ясалма өслекне, өстәмә борылып китү юлларын һәм перронны реконструкцияләүне һәм яктылык белән сигнал бирү җиһазларын, су һәм электр белән тәэмин итү системаларын алыштыруны, чистарту корылмалары төзүне күздә тоткан проект документлары әзреләнәчәк.

Һәрхәлдә, бүген ТР Хөкүмәт йортында барган брифингта “Казан” халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры Алексей Старостин хәбәр иткәнчә, шушы эшләрне башкарып чыгар өчен җәмгысе 6 млрд сумга якын, төгәлрәге, 5 957,6 млн. сум күләмендә федераль бюджет акчасын сарыф итү ниятләнә.

Әлеге аэропортның аэродром инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү кысаларында проектлау-эзләнү эшләренә федераль адреслы инвестицион программа нигезендә быелга 100 млн. сум акча бүлеп бирелер дип көтелә, бу мәсьәләдә Росавиация тарафыннан программага төзәтмәләр әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot