Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2011 елның хаҗ сезоны ачылды
Нинди программа сайлап алуга һәм яшәү шартларына карамастан, очкыч белән изге җирләргә бару 2920 доллардан башлана
(Казань, 18 февраль, «Татар-информ»). Төбәкара “Идел-хаҗ” мәркәзе 2011 елда хаҗ кылу өчен заявкалар кабул итә башлады. Быел компания хаҗиларга изге җирләргә очкыч белән барырга яки катнаш (очкыч һәм автобус белән бару) турлар сайлау мөмкинлеге бирә. Нинди программа сайлап алуга һәм яшәү шартларына карамастан, очкыч белән изге җирләргә бару 2920 доллардан башлана.
Хаҗилар арасында популяр булган “Кол Шәриф плюс” авиа-программасының быел бәясе төшкән, хәзер ул 3750 доллар тәкшкил итә. Әлеге программа хаҗиларны ашатуны, Согуд Гарәбстаны эчендә трансферны, бөтен уңайлыклары булган кунакханә тибындагы бүлмәләрдә 4-6 кеше яшәтүне күз алдында тота.
“Сөембикә” программасын сайлап, изге җирләргә очкыч белән бару быел 4990 доллар тәшкил итә. Әлеге турның башка турлардан аермасы шунда: хаҗилар Согуд Гарәбстанында бик аз вакыт кына була, хаҗ вакытында Әл-Хәрәм мәчетеннән ерак булмаган урында яши, аларны яхшы итеп ашаталар һәм башка өстәмә хезмәтләр күрсәтәләр.
Хаҗилар өчен катнаш тур да әзерләнә, дип хәбәр итә төбәкара хаҗ мәркәзе матбугат хезмәте. Быел, уңайлы булсын өчен, хаҗиларны Иордания аша җибәрү көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз