news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2011 елдан мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы өч тапкырга арткан

Россия Мәдәният министрлыгы 2017 елда федераль учреждениеләрдә уртача айлык хезмәт хакы 59,56 мең сум булды, дип белдерә.

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). Федераль мәдәният учреждениеләрендә 2011дән 2017 елга кадәр эш хакы өч тапкыр, төбәкләрдә - 2,4, муниципалитетларда 2,6 тапкыр арткан. Бу хакта статистиканы ТАСС соравы буенча Россия Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә Мәдәният хезмәткәрләре көне алдыннан китергәннәр.

Ведомство 2017 елда федераль учреждениеләрдә уртача айлык хезмәт хакы 59,56 мең сум булды, дип белдерә. Төбәкләрдә ул 37,82 мең, муниципаль учреждениеләрдә 25,33 мең сум булган.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, бу өлкәдә ярты миллионлап кеше эшли. 2013 елдан башлап, 670 мең кешегә кыскарган.

Шул ук вакытта Мәдәният министрлыгы өлкәсендә эшләү өчен бәйге елдан-ел үсә бара, дип җиткерәләр министрлык матбугат хезмәтендә. Берничә ел эчендә бер урынга күрсәткеч 2,8 дән 3,2 кешегә җиткән.

Россиядә Мәдәният хезмәткәрләре көне һәр елны 25 мартта билгеләп үтелә. Ул Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә 2007 елның 27 августында билгеләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot