Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2011 елда финанс базарының “күләгәдәге” әйләнеше - 5 трлн. сум, дип саный РФ ЭЭМ
Былтыр гыйнвар-ноябрьда Россия территориясендә финанс-кредит өлкәсендә икътисади юнәлешле 56,7 меңнән артык җинаять ачыкланган
(Казан, 4 гыйнвар, “Татар-информ”). 2011 ел нәтиҗәләре буенча, Россиянең финанс базарында рәсми булмаган әйләнеше 5 трлн. сум тирәсе тәшкил иткән. Бу хакта Россия ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору буенча Баш идарәсе “ф” (финанс эшчәнлек һәм банкротлык өлкәсендәге икътисади җинаятьләр белән көрәш буенча) идарәсе полиция полковнигы Олег Борисов белешмә бирде, дип белдерә “Интерфакс”.
“Россия Банкы бәяләмәсе буенча, ә моның белән безнең белгечләр дә килешә, 2011 елда финанс базарының “күләгәдәге” әйләнеше 5 трлн. сум тәшкил итә”, - ди О.Борисов. ЭЭМның Баш мәгълүмат-аналитика үзәге белешмәсе буенча, 2011 елда гыйнвар-ноябрь айларында Россия территориясендә финанс-кредит өлкәсендә икътисади юнәлешле 56,7 меңнән артык җинаять ачыкланган, алар буенча тикшерү эшләренә зурурият бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз