Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2011-2012 уку елында чит ил вузларында белем алу өчен, РФ Президенты стипендияләренә ачык конкурс игълан ителде
Анда югары уку йортларының Гыйльми советлары тарафыннан тәкъдим ителгән студентлар һәм аспирантлар катнаша ала
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2011-2012 уку елында Россия вузлары студентлары һәм аспирантлары чит ил уку йортларында белем алсын өчен, РФ Президенты стипендияләренә ачык конкурс игълан итә. Анда югары уку йортларының Гыйльми советлары тарафыннан тәкъдим ителгән студентлар һәм аспирантлар катнаша ала.
Аларның яңартып кору һәм технология үсеше (энергия нәтиҗәлелеге, атом-төш технологияләре һәм программалар белән тәэмин итү, медицина техникасы һәм фармацевтика, космос һәм телекоммуникацияләр) өлкәләрендә фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүе яки мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлары булуы, күрсәтелгән өлкәләрдә фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрдә нәтиҗәләргә ирешүе мөһим.
Чит илдә белем алу өчен, студентларга – кырык, аспирантларга алтмыш стипендия каралган. Стипендияләрнең уртача күләме - 20 мең АКШ доллары.
Конкурста катнашу өчен, заявкаларны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек департаментына юлларга кирәк.
Чит илдә белем алу яки стажировка узу бер уку елыннан да артыкка сузылмый. Уку чорында студентларның һәм аспирантларның Россия вузларындагы урыннары саклана. Бу хактагы тулырак мәгълүмат белән РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз