news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты тулаем кабул ителде

Татарстан Республикасы бюджеты керемнђр буенча - 66 млрд. 134 млн. сум, бюджет чыгымнары буенча 78 млрд. 499 млн. сум итеп расланды

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышында депутатлар “2010 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проектын өч укылышта тулаем кабул итте.
Татарстан Республикасы бюджеты керемнәр буенча - 66 млрд. 134 млн. сум, бюджет чыгымнары буенча 78 млрд. 499 млн. сум итеп расланды. Республика бюджетындагы җитмәүчәнлек 12 млрд. 364 млн. итеп тәгаенләнде.Бу хакта парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе М.Гаделшин хәбәр итте.
Саннарга килгәндә, 2010 елда доллар курсы – 33, 9 сум, нефтьнең бер барреле - 58 доллар, ә инфляция үсеше 10 процент итеп алынган. Төбәк тулаем продуктының – 2,4, сәнәгать җитештерүе индексының – 2, хезмәт хакы фондының – 4,2, инвестицияләрнең – 1,7, кулланучылар бәяләр индексының 10 процентка үсүе көтелә.
Бюджетны барлыкка китергәндә Россия Федерациясе Салым кодексына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджет кодексларына һәм салымнар һәм җыемнар турындагы законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр исәпкә алынган. Элекке еллардагы кебек үк бюджетның иң зур керем чыганакларын физик затлар керемнәренә салымнар, табышка салым һәм мөлкәткә салым тәшкил итә, алар салым керемнәренең гомуми суммасыннан 80 процент күләмендә.
2010 елның бюджеты да, алдагы еллардагы кебек, социаль юнәлештә булачак, ягъни социаль гарантияләр сакланып калачак. Киләсе ел бюджетында тыл хезмәтчәннәренә һәм хезмәт ветераннарына социаль түләүләр, балаларга, күпбалалы гаиләләргә пособиеләр, опекуннарга түләүләр һәм башка төрле социаль ташламалар индексацияләнә.
2010 ел бюджетын эшләүчеләр социаль түләүләр һәм коммуналь чыгымнарны 10 процентка индексацияләргә, хезмәт хакы, туклану һәм медикаментлар буенча чыгымнарны 2009 ел дәрәҗәсендә калдырырга тәкъдим итә. Республиканың максатчан социаль программаларын финанслау шулай ук агымдагы елдагы кебек булачак һәм алар эшләүдән туктамаячак. Хезмәт хакы 2009 ел дәрәҗәсендә булачак. Бу максатларга казнаның 40 млрд. сум акчасы җибәрелә. Стипендияләр, азык-төлек продуктлары һәм медикаментлар өчен түләү узган ел дәрәҗәсендә кала, коммуналь хезмәт күрсәтүләр һәм социаль өчен түләүләр 10 процентка арта, агымдагы башка чыгымнар 15 процентка кими.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100