news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елга социаль партнерлык килешүе тагын да конкрет булуы белән аерылып тора

Бүген ТР Хөкүмәт йортында 2010 елга социаль-икътисади сәясәт һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы өч яклы республика килешүенә кул куелды

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәткәрләр һәм алар гаиләсенең яшәү сыйфатын күтәрү, мәшгульлекнең тотрыклылыгын, эш урыннарының иминлеген тәэмин итү. ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2010 елга төзелгән хезмәттәшлек килешүендә бу чорда социаль-икътисади сәясәтнең әнә шундый өстенлекле юнәлешләре билгеләнгән. Бүген Хөкүмәт йортында 2010 елга социаль-икътисади сәясәт һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы өч яклы республика килешүенә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев имзалады.

“Хөкүмәт, эш бирүчеләр һәм профсоюзлар арасында имзалана торган өч яклы килешүләрнең роле һәрвакыт югары булды. Кризис чорында уртак эшчәнлегебезнең актуальлеге тагын да арта”, -ди Рөстәм Миңнеханов. Икътисади вәзгыять катлаулану сәбәпле, соңгы бер елда хезмәт базарында, җитештерелгән продукцияне базарга чыгару буенча кыенлыклар кичерергә туры килде. Федераль һәм республика күләмендә кризиска каршы күрелә торган чаралар үз нәтиҗәләрен бирә. Премьер бу чараларны гамәлгә ашыруда муниципалитетлар, эш бирүчеләр, профсоюзларның актив катнашуын билгеләп узды. “2009 елга әле күпмедер запас белән керү хәлне җиңеләйтсә, 2010 ел тагын да катлаулырак булачак. Шул шартларда – хезмәт коллективларын, сату базарын саклап калу мөһим. Бу Башкарма хакимият, профсоюзлар һәм бизнесның уртак бурычы”, -ди Премьер-министр.

Катлаулы шартларда киләсе елга шушы бурычларны күздә тотып төзелгән өч яклы социаль партнерлык килешүе узган елларда төзелгән килешүләрдән тагын да конкретрак булуы белән аерылып тора. Аның төп үзенчәлеге –социаль партнерлар булган яклар эшчәнлеген индикаторлар нигезендә бәяләүдә. Индикаторлар системасы ТР Президенты Минтимер Шәймиев кушуы буенча Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

“Президент яшәү дәрәҗәсен, социаль гарантияләрне кризиска кадәрге еллар дәрәҗәсендә саклау бурычын куйды. Без моңа ирешәбез”,-ди икътисад министры Марат Сафиуллин. Бүген имзаланган документ яклар алган йөкләмәләрнең тәгаенләнгән булуы белән дә аерылып тора. Узган елларда төзелгән килешүләрдә якларның йөкләмәләре кушымтада язылган булса, 2010 елга төзелгән документта алар конкрет итеп килешү текстында ук күрсәтелә. Бу йөкләмәләр икътисад һәм җитештерүне үстерү, хезмәт хакы, халыкның керемнәре һәм яшәү дәрәҗәсе, мәшгульлек һәм хезмәт базарын үстерү, социаль яклау кебек өлкәләргә берләшкән. Мәсәлән, эш бирүче яңа эш урыннары төзү, хезмәт хакын үстерүгә йөкләмә алса, профсоюзлар хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, Хөкүмәт - керемнәрне дифференциацияләү өчен җаваплы.

Килешү нигезләмәләре буенча, яклар тарафыннан бу йөкләмәләрнең үтәлүе, эш нәтиҗәлелеге кимендә ярты елга бер тапкыр каралырга, нәтиҗәләр эш бирүчеләр, Хөкүмәт һәм профсоюзларның рәсми сайтларында яктыртылып барырга тиеш. 14 декабрьдә узган Иминлек советы утырышында ТР Президенты республика килешүендәге нигезләмәләр коллектив килешүләр дәрәҗәсенә дә чыгарга тиеш дигән бурыч куйган иде. Икътисад министры сыйфат ягыннан аерылып торучы бу өч яклы республика килешүе коллектив, тармак, хезмәт килешүләрен дә яңа дәрәҗәгә чыгарырга, нәтиҗәлерәк һәм сыйфатлырак эшләргә ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерде.

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова да яңа килешүдә якларның йөкләмәләре анык билгеләнүнең эшчәнлекне контрольдә тоту ягыннан әһәмиятле булуын ассызыклады. Профсоюзлар лидеры белдерүенчә, кайбер эре предприятиеләр җитәкчеләре коллектив килешүләр төзүне кирәк санамыйлар икән. Ә коллектив килешүләр төзү гамәлдәге законнар белән беркетелгән. Профсоюз оешмалары төзелмәгән предприятиеләрдә моны контрольдә тотучы орган юк. Ул мисал итеп “Ак Барс” Холдинг компаниясе генераль директоры И.Егоров, РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм эшмәкәр А.Хәйруллинга караган предприятиеләрне атады. Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат барлык предприятиеләрдә эш бирүче белән хезмәт коллективлары арасында килешүләр төзелергә тиешлеген ассызыклап, моны башкарырга теләмәгән предприятиеләр исемлеген булдырырга кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100