news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елдан җиңел автомобиль сатудан алынган керемгә салым салынмый

Тик бер шарт үтәлгәндә: регистрация хисабыннан алынганчы, автомобильнең ким дигәндә 3 ел теркәлгән булуы шарт

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 2010 елдан бердәм социаль салым иминият кертемнәре белән алмаштырыла. Шул сәбәпле, киләсе елның беренче гыйнварыннан Пенсия һәм Социаль иминият фондлары үз керемнәре белән үзләре идарә итү хокукын ала. Киләсе елда салым законнарына кертелә торган кайбер башка үзгәрешләр хакында бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сөйләде.

РФ Хөкүмәте салым законнарын реформалаштыруны дәвам итә. Аның барышында гадиләштерелгән салым системасына да үзгәрешләр кертелә. Алар нигезендә, гадиләштерелгән салым системасына күчәргә теләгән һәм инде бу системаны кулланучы салым түләүчеләргә таләпләр тәгаенләнә. Мәсәлән, салым түләүченең гадиләштерелгән салым системасына күчү өчен кирәк булган еллык кеременең чик күләме арттырыла. Элеккеге 15 млн.сум урынына 45 млн. сум булачак. Инде бу системадан файдаланучылар, еллык керемнәре 60 млн.сумнан артмаган очракта, гадиләштерелгән салым системасы буенча салым түләвен дәвам итә ала. Элек бу чик 28 млн. сум күләмендә иде. “Бу чаралар гадиләштерелгән салым системасын кулланырга теләүче кече эшмәкәрлек субъектлары даирәсен киңәйтергә ярдәм итә. Ул кече һәм урта бизнеска зур ярдәм булачак”, - ди Марат Сафиуллин.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан физик затлар кеременә салым да камилләштереләчәк. 2010 елдан заем (кредит) чараларын кулланган өчен процентларда экономияләүдән алынган матди файдага салым салынмый. Ул акчалар торак, җир участоклары сатып алу, шәхси торак төзелеше өчен бирелгән булырга мөмкин. Салым салынмый торган керемнәр исемлеге дә киңәйтелә. Мәсәлән, үлүченең гаиләсенә бер тапкыр күрсәтелә торган матди ярдәмнән салым алынмый. Киләсе елдан шулай ук җиңел автомобиль сатудан алынган керемгә дә салым салынмый. Тик бер шарт белән: регистрация хисабыннан алынганчы, автомобильнең ким дигәндә 3 ел теркәлгән булуы шарт.

Салым органнары алдында бурычлары булган юридик һәм физик затлар киләсе елдан ТР идарәсе сайтына кереп үзенең күпме бурычы булуын белә алачак. “Без халык өчен ачык эшлибез. Идарә сайтында дәүләт хезмәтләрен киңәйтү эше дәвам итә”, - ди Марат Сафиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100