news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

2010 елдан абитуриентлар документларын берьюлы 5 вузга гына тапшыра алачак

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең абитуриент ничә уку йортына гариза биргәнлекне күзәтергә мөмкинчелеге бар

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). 2010 елдан алып абитуриентлар документларын берьюлы 5 югары уку йортына гына тапшыра алачак. Бу хакта “Эхо Москвы” радиостанциясе эфирында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем бирү һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Любовь Глебова хәбәр иткән. Бу кагыйдәләр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган.

Любовь Глебова элегрәк билгеләп үткәнчә, федераль хезмәтнең абитуриент ничә уку йортына гариза биргәнлекне күзәтергә мөмкинчелеге бар. Чөнки юагыр уку йортлары Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең дөреслеген федераль таныклыклар базасыннан тикшерергә тиеш. Ягъни абитуриент теге яки бу вузга документларын алып килүгә, әлеге уку йорты аны таныклыклар базасына “тапшыра” һәм мәгълүмат шунда теркәлә. Әгәр егет яки кыз документларын алтынчы вузга илтеп бирсә, база әлеге абитуриентның мөмкинлекләре бетүен күрсәтәчәк.
Билгеле булганча, быел абитуриентлар БДИ нәтиҗәләре буенча документларын чикләнмәгән сандагы вузларга тапшыра алды һәм бу, үз чиратында, кабул итү комиссияләре эшендә авырлык тудырды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100