news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге буенча Бөгелмә районы Татарстанда өченче урынга чыккан

Шәһәрнең мэрия бинасында район эчке эшләр бүлегенең хисап киңәшмәсе булып узды

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бөгелмә шәһәре мэриясе бинасында муниципаль район эчке эшләр бүлегенең узган елгы эшчәнлегенә хисап тоттылар, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Узган елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге буенча район Татарстанда өченче урынга чыккан. Бу хакта үз чыгышында Бөгелмә эчке эшләр бүлеге штабы башлыгы, милиция полковнигы Валентина Усачева әйтеп узды. Хокук бозуларга карата саклык чараларын алдан ук күрү һәм тәртип таләпләрен арттыру кебек комплекслы программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә район территориясендәге мохит тотрыклы һәм һәрдаим контроль астында, ди белгеч. Җинаятьләр саны узган елгы күрсәткечтән 13 очракка кимегән, 2010 елда алар 1609 тапкыр кылынган. Аек булмаган хәлдә башкарылганнары - 12,4, яшүсмерләр арасындагысы 38,6 процентка кимрәк. Җинаятьләрнең тулаем ачылышы 72 процент тәшкил итә. Ә бу сан республика буенча уртача күрсәткчне 18 процентка узып китә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100