news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда Универсиада объектлары буенча зур эш башкарылачак

2013 елгы XXVII Бөтендөнья Универсиадасына әзерлек һәм уздыру буенча башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Казан Универсиадасына төзелүче 6 спорт объекты 21 декабрьдә ишекләрен ачачак. Алар башкаланың Чуйков, Кошевой, Ваһапов урамнарында урнашкан. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы XXVII Бөтендөнья Универсиадасына әзерлек һәм уздыру буенча башкарма хакимият, җирле үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышында җиткерде.Видеоконференция режимында оештырылган утырыш РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко рәислегендә узды.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, башка Универсиада объектларына килгәндә, эшләр график нигезендә бара. Аларны сафка бастыру вакытлары инде билгеләнгән. 45 мең тамашачы урынына исәпләнгән яңа стадионны файдалануга тапшыру вакыты исә РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Халыкара футбол федерациясе (FIFA) белән килештерелергә тиеш.

Хөкүмәт башлыгы сүзләренә караганда, киләсе елда Универсиада объектлары буенча зур эш күләме башкарылачак. 2010 елның сентябрендә Универсиада авылының беренче чиратын файдалануга тапшыру ниятләнә. Аның базасында җәйге спорт төрләре буенча Россия җыелма командаларын әзерләүче федераль комплексны урнаштыру мәсьәләсен хәл итүне тизләтергә кирәк, дип саный премьер. Премьер-министр фикер алышуга чыгарган мәсьәләләр арасында Казанның юл инфраструктурасын Универсиадага әзерләү дә бар иде. Һәртөрле Универсиада объектларына 20 минут эчендә барып җитү - FISU таләпләренең берсе әнә шул. Шуны күздә тотып, бүген Казанның юллар челтәрен модернизацияләргә кирәк. Моннан тыш, шәхси инвесторлар акчаларына “Казан” халыкара аэропортын реконструкцияләргә, Казан метрополитенының 5 станциясен сафка бастырырга, күчмә состав алырга кирәк булачак.

Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Универсиадада иминлекне тәэмин итү мәсьәләсен оештыру комитетының киләсе утырышына аерым чыгарырга тәкъдим итте. Иминлекне комплекслы тәэмин ит ү- җәмәгать, террорчылыкка каршы, химик, янгынга каршы, миграция, санитар-эпидемиологик иминлекне берләштерә. ТР Хөкүмәте башлыгы “Имин шәһәр” дигән социаль программаны бергәләп гамәлгә ашырырга, аның күләмен, җаваплылыгын, гамәлгә ашыру вакытын билгеләү тәкъдимен дә кертте.

Виталий Мутко белдергәнчә, Татарстан һәрвакыт һәртөрле проектны гамәлгә ашырганда ышанычлы партнер булып тора һәм эшне югары дәрәҗәдә башкара. Федераль министр Рөстәм Миңнехановның иминлек мәсьәләсен аерым утырышка чыгару тәкъдимен хуплады. Бүгенге утырышта 2013 елгы Универсиада кунаклары һәм спортчылар өчен виза режимын җиңеләйтү мәсьәләсе дә каралды, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100