news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты керемнәре 17378,1млн.сум булуы көтелә

Киләсе елда фонд бюджетына эш бирүчеләрдән 3 867,9 млн.сум акча керер дип көтелә

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дђњлђт Советы утырышында катнашучылар Татарстан Республикасыныћ 2010 елга Мђќбњри медицина иминияте фонды бюджетына кагылышлы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Депутатларны “2010 елга Татарстан Республикасының Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” Татарстан Республикасы законы проекты белән ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды башкарма директоры Исмәгыйль Низамов таныштырды.
Аның сүзләренчә, әлеге закон проекты 2010 елдан 2012 елга кадәрге чорга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең төп күрсәткечләре һәм гамәлдәге закон нормалары нигезендә эшләнгән. 2010 елда Фонд бюджеты керемнәре 17 378,1 млн.сум күләмендә планлаштырыла.
Фонд бюджетының керемнәр өлеше 2010 елга мәҗбүри медицина иминиятенә иминият кертемнәре керү өлешендә 2010 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә торган “Россия Федерациясе Пенсия фондына, Россия Федерациясенең Социаль иминият фондына, Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фондларына иминият кертемнәре турында” 2009 елның 24 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы буенча хезмәт өчен түләү фонды арту индексларын һәм 2010 елга куллану бәяләре үсеше индексларын исәпкә алып формалаштырылган.
Киләсе елда фонд бюджетына эш бирүчеләрдән 3 867,9 млн.сум акча керер дип көтелә, шул исәптән Фонд бюджетына күчерелә торган мәҗбүри медицина иминиятенә иминият кертемнәре 3 640,0 млн.сум тәшкил итәчәк. Эшләмәүче халыкны мәҗбүри медицина иминләштерүе өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан акчалар керү 4 078,4 млн.сум күләмендә планлаштырыла. Салым булмаган башка керемнәр керү 147,3 млн.сум күләмендә күздә тотыла.
“2010 елга, 2011 һәм 2012 еллар план чорына Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” федераль закон проекты нигезендә, 2010 елга мәҗбүри медицина иминияте база программасы кысаларында, мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программаларын үтәү өчен, Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан Татарстан Республикасы буенча дотацияләр суммасы 1 478,6 млн. сум күләмендә билгеләнә.
2010 елда сәламәтлек саклау учреждениеләрен мәҗбүри медицина иминияте системасы аша берканаллы финанслау дәвам иттерелүгә бәйле рәвештә, медицина хезмәтләрен берканаллы финанслауны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан – 3 758,7 млн.сум; шәһәр округлары һәм муниципаль районнар бюджетларыннан 3 384,8 млн.сум күләмендә акча керү түбәндәге күләмдә планлаштырыла.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы бюджетыннан участок табиблары тарафыннан өстәмә медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт йөкләмәсен финанслау программасын тормышка ашыруга – 589,1 млн.сум; мәҗбүри медицина иминияте системасы аша теш протезлары һәм колак аппаратлары ясау программасын тормышка ашыруга – 73,3 млн.сум. күләмендә акча керү көтелә. Бюджет чыгымнары 17 714,0 млн.сум күләмендә планлаштырыла.
Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасын тормышка ашыруга акчалар күләме (Мәҗбүри медицина иминияте база программасы кысаларында мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программаларын үтәү өчен Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларын һәм Татарстан Республикасы бюджетының, шәһәр округлары һәм муниципаль районнар бюджетларының бер каналлы финанслауга каралган акчаларын кертеп), Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча хезмәт өчен түләү фонды арту индексларын һәм агымдагы чыгымнар үсеше индексларын исәпкә алып, 16 734,9 млн.сум күләмендә билгеләнгән.
2010 елда Фондның идарә аппаратын тотуга чыгымнар 105,5 млн.сум күләмендә планлаштырыла.
Территорияләр арасында үзара исәп-хисаплар ясауга чыгымнар 211,2 млн.сум күләмендә планлаштырыла, аның 115,0 млн. сумы нормалаштырылган иминият запасы акчалары исәбеннән карала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100