news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда Татарстанга чит илләрдән 29,9 мең эшче кул җәлеп ителәчәк

Үзебезнең хезмәт базарында киеренкелекне исәпкә алып, 2010 елда мигрант эшче көчләр структурасын һәм күләмнәрен оптимальләштерү эше дәвам итәчәк

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстанга киләсе елга чит илләрдән 29,9 мең эшче кул җәлеп итү буенча 507 эш бирүчедән заявка алынган. Әлеге мәгълүматларны ТР ЭЭМ Координация Советы һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының уртак утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова җиткерде. Билгеле булганча, бу министрлык республикада квота формалаштыру буенча вәкаләтле орган булып санала.

Клара Таҗетдинова белдергәнчә, башта формалаштырылган заявкада чит илләрдән эшче кулларга ихтыяҗ ике тапкырга артыграк күрсәтелгән булган. Аннары ул икътисади вәзгыятьне күздә тотып, әкренләп киметелгән. Мигрантларның 19 меңнән артыгы - якын, 10 меңнән артыгы ерак чит илләрдән булачак. Ерак чит илләрдән килүчеләрнең төп өлешен Төркия гражданнары тәшкил итәчәк. Шунысы кызыклы, араларында мөгаллимнәр булмаячак. Аларга заявка бирелмәгән.

Үзебезнең хезмәт базарында киеренкелекне исәпкә алып, 2010 елда мигрант эшче көчләр структурасын һәм күләмнәрен оптимальләштерү эше дәвам итәчәк, дип белдерде Клара Таҗетдинова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100