news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
2010 елда Татарстанда юл эшләре программасына 9,08 млрд. сум акча каралган
Аерым алганда, М-7 “Волга” 927–933 км автомобиль юлының төзекләндерелә торган участогын файдалануга тапшыру планлаштырыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). 2009 елда ТР юл хуҗалыгы объектларында башкарылган эшләрнең гомуми бәясе 14,8 млрд. сум тәшкил иткән. Аның 9,15 млрд. сумы төбәк автомобиль юлларына, 3,75 млрд. сумы федераль автомобиль юлларына, 1,94 млрд. сумы Казан автоюлларына сарыф ителгән.
Бу саннар ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган “2009 елда Татарстан Республикасы транспорт комплексының эш нәтиҗәләре һәм 2010 елга бурычлары” темасына багышланган коллегиядә белдерелде.
2009 елда бүлеп бирелгән акча исәбенә төбәк автоюлларында эшләр башкарылган: “автомобиль юллары төзелеше һәм төзекләндерү” – 11,2 км файдалануга тапшырылган; “автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ремонтлау” – 368,9 км, шул исәптән 24 торак пунктта юллар төзекләндерелгән.
2010 елда Татарстанда юл эшләре программасына 9,08 млрд. сум акча каралган, шул исәптән 2,5 млрд. сум автомобиль юллары һәм күперләр төзелешенә һәм төзекләндерүгә; 4,2 млрд. сум автомобиль юлларын һәм ясалма корылмалар ремонтлауга; 2,05 млрд.сум автомобиль юлларын һәм күперләрне карап торуга.
Бүлеп бирелгән акча хисабына мәктәп маршрутлары хәрәкәтен исәпкә алып, авыл торак пунктларында юллар төзекләндереләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot