news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2010 елда Татарстанда мәктәп автобусларына 215 алкогольгә каршы система куелачак

Бу чара юл хәрәкәте иминлеге дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Сергей Семеркин). 2010 елда Татарстанда мәктәп автобусларына 215 “алкозамок” яки алкогольгә каршы система куелачак. Бу чара юл хәрәкәте иминлеге дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк.
Бу хакта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган “2009 елда Татарстан Республикасы транспорт комплексының эш нәтиҗәләре һәм 2010 елга бурычлары” темасына багышланган коллегиядә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов белдерелде.
Белешмә өчен: беренче “алкозамок”лар 80нче елларда АКШ һәм Канадада кулланыла башлаган. Алар исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган өчен хөкем ителгән шоферларны контрольдә тотарга ярдәм иткән. Хәзерге вакытта бу система Австралия, Канада, АКШ, Франция, Финляндия һәм Швециядә киң кулланыла.
Татарстанда ел саен алкоголь эчемлек кулланган килеш җиңел автомобиль белән идарә итүче 30 меңгә якын шофер һәм 100дән артык автобус йөртүче тоткарлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot