news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда Татарстанда бавырны күчереп утырту операцияләрен ясый башлау бурычы куела

Бүген Казанның “Шаляпин” кунакханәсендә “Татарстан Республикасында трансплантология мәсьәләләре һәм киләчәктә үсеш юнәлешләре” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе ачылды

Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Шаляпин” кунакханәсендә “Татарстан Республикасында трансплантология мәсьәләләре һәм киләчәктә үсеш юнәлешләре” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Форум ачылышы белән Татарстан белгечләрен ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Әнәс Гыйльманов, Казан дәүләт медицина академиясенең фәнни эш буенча ректор урынбасары Асия Сафина котладылар. Конференциядә кунак булып РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының трансплантология буенча баш белгече, Бөтенроссия трансплантологлар оешмасы рәисе Сергей Готье, Мәскәүдәге бавырны күчереп утырту үзәге җитәкчесе Алексей Чжао, Мәскәүнең баш нефрологы Наталья Томилина катнаша.
Әнәс Гыйльманов билгеләп үткәнчә, республикабызның трансплантология үзәге ачылган көннән алып бөерне күчереп утырту буенча 145 операция ясала. “Елга без әгъзаларны күчереп утырту буенча 16-20 операция ясыйбыз. Бүген әлеге күрсәткеч безне канәгатьләндерми. Алга таба операцияләр санын арттыру бурычы куелырга тиеш. Хәзерге вакытта бездә ясалган операцияләр саны халыкара стандартларга туры килсә дә, АКШ, Аурупа, Латин Америкасы илләреннән күпкә калышабыз. Әйе, монда проблема булып органнар җитмәү тора. Әмма мин әлеге проблема – ясалма, дип саныйм. Бу мәсьәләне хәл итәргә мөмкин, һәм бездән бары тик теләк һәм тыршылык кую сорала”, - диде министр урынбасары.
Сергей Готье үз чыгышында Россия Федерациясендә трансплантология хезмәтенең казанышлары турында сөйләде. Россиядә бөерне беренче тапкыр 1965 елда күчереп утырталар. Бүгенге көндә кеше әгъзаларына ихтыяҗ көннән-көн арта. Әлеге ихтыяҗны каплау өчен трансплантология хезмәтен алга таба үстерергә кирәк. Хәзерге вакытта транспланотологиядә бавырны күчереп утырту юнәлеше үсә башлый. Быел илебездә бавырны күчереп утырту буенча 67 операция ясала. Үпкәләрне күчереп утырту юнәлешен үстерү исә махсус технологияләр үсешен таләп итә. Алга таба Россия төбәкләрендә трансплантология үзәкләре эшен тәэмин итәргә, кадрларны әзерләргә, авыру кешеләрдә донор әгъзасына ихтыяҗын үз вакытында белергә, вакытында операция ясарга, донор әгъзалары белән тәэмин ителешне контрольдә тотарга кирәк, дип саный Сергей Готье. Аның фикеренчә, органнарны үлгән кешедән алуның илкүләм системасын булдыру мөһим. Алга таба төбәкләрдә донор органнарының барлыгы турында бердәм мәгълүмат системасын тормышка ашыру, ерак өлкәләрдән әгъзаларны алып килү мәсьәләсен хәл итү тиешле. Белгеч сүзләренә караганда, Татарстанга елга 50-60 операция ясау мөмкинлегенә ирешергә кирәк. Шул вакытта гына без авыруларны Самарага җибәрмичә, үзебездә дәвалый алачакбыз.
Республиканың органнарны һәм тукымаларны күчереп утырту Үзәге җитәкчесе Ренат Галеев “Татар-информ” хәбәрчесенә белдергәнчә, трансплантология Үзәгендә ел саен бөерне күчереп утырту буенча 15-20 операция ясала. Быел шундый 16 операция ясалды. Республикада андый операцияләргә мохтаҗ булган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтер өчен елга 120-150 операция ясарга кирәк. Аның сүзләренә караганда, 2010 елда Татарстанда бавырны күчереп утырту мөмкинлеге каралачак. Әмма бу өлкәдә зур нәтиҗәләргә ирешер өчен республикада трансплантология хезмәтен үстерү зарур. “Киләсе елда без операцияләр санын 30-50гә җиткерергә уйлыйбыз”, - дип ассызыклады Ренат Галеев.
Республикада трансплантология хезмәтенә 1987 елда нигез салына. Ул елларда Казанда донордан алынган бөерне исән кешегә күчереп утырту өчен Мәскәүгә җибәрә торган булганнар. 1991 елда Республика клиник хастаханәсе нигезендә органнарны һәм тукымаларны күчереп утырту Үзәге ачыла. 1995 елдан бөерне үлгән кешедән түгел, ә туганнарыннан алып күчереп утырту программасы үсеш ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100