news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда Татарстан бюджеты чыгымнарын киметү эшләре дәвам ителә

2009 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты дефициты 28–30 миллиард сум тәшкил итә

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 2009 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджеты дефициты 28–30 миллиард сум тәшкил итә. Бу мәгълүматны бүген 2009 елның 11 аенда ТР консолидацияләнгән бюджетның үтәлешенең оператив нәтиҗәләре буенча республика утырышында белдерелде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Якынча бәяләү буенча, 2009 елда тулаем төбәк продукты узган ел күрсәткечләренең 94 процентын тәшкил иткән. 2009 елның 10 аенда республикада сәнәгать производствосы индексы 88 процентка якын тәшкил иткән.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, икътисади кризис барлык дәрәҗәдәге бюджетларга да кагылды, бигрәк тә - республиканыкына. ТР Премьер-министры шулай ук 14 декабрьдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә узачак ТР Куркынычсызлык Советы утырышында бюджетка кергән салымнар, өстәмә кыйммәт һәм предприятиеләр тарафыннан социаль түләүләрнең үтәлеше мәсьәләләре каралачак.
ТР Хөкүмәте җитәкчесе керемнәрне консолидацияләргә һәм чыгымнарны киметергә чакырды. “Бүген республикада вәзгыятьне яхшырту өчен төрле чаралар күрелде, - диде ул һәм 2010 елда Татарстан бюджеты чыгымнарын киметү эшләре дәвам ителә дип билгеләп үтте. Шулай итеп, Рөстәм Миңнеханов 2010 елга Татарстан бюджеты 13 миллиард сум дефицит белән кабул ителде дип искә төшерде, дип белдерә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100