news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2010 елда Татарстан Болгар һәм Зөя архитектур комплексларын үстерүгә әһәмият бирәчәк
Бүген Казанда Татарстанның Мәдәният министрлыгының 2009 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2010 елга планнар коруга багышланган Коллегия утырышы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда Татарстанның Мәдәният министрлыгының 2009 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2010 елга планнар коруга багышланган Коллегия утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, республикабызның мәдәният министры Зилә Вәлиева, министрлык, аның карамагындагы ведомстволар, учреждениеләр вәкилләре, муниципаль районнар мәдәният бүлекләре башлыклары, иҗади берләшмәләр җитәкчеләре катнашты.
Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, 2009 елда министрлык мәдәният өлкәсендәге сәясәтне камилләштерү, өлкә белән идарә итүнең яңа формаларын, механизмнарын кулланылышка кертү, Татарстан мәдәниятен гомумроссия һәм дөнья мәдәни киңлегендә таныту, бүгенге заман мәгълүмат технологияләрен файдаланып, китапханәләр системасын яңарту юнәлешләрендә эш алып барган. Республикабыз мәдәниятенә узган ел киткән акча 3,509,4 миллион сум белән исәпләнгән. Республика бюджетыннан өлкәне үстерүгә 1 365,1 миллион сум акча юнәлтелгән. Федераль бюджеттан 148,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Министрлык карамагындагы ведомстволарда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдән килгән табыш 3,6 процентка арткан һәм 420,6 миллион сумны тәшкил иткән.
“2009 ел безнең өчен уңышлы булды дип саныйм. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең мәдәният министрлары киңәшмәсенең Казанда узуы, беренче тапкыр XII Россия сәнгате фестивалендә катнашу, Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе директоры белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул кую Татарстан өчен зур әһәмияткә ия”, - диде мәдәният министры. Татарстанда узган зур мәдәни чаралар арасында Зилә Вәлиева “Алтын мөнбәр”, “Нәүрүз” төрки театрлар фестивален, татарлар яшәгән 169 төбәктә Сабантуй бәйрәмнәрен уздыру һәм башкаларны билгеләп үтте.
2009 елда ТР Мәдәният министрлыгы 2009-2014 елларда Татарстанда китапханә эшен үстерү дигән максатчан программасын эшли. “Татарстан китапханәләр челтәренең мәгълүмати-коммуникацион инфраструктурасын булдыру” проекты кысаларында мәгълүмат системасына 64 китапханә тоташтырыла.
Узган ел Россия Хөкүмәте белән Болгар һәм Зөя тарихи-архитектур комплексларын үстерү программасын финанслау мөмкинлекләре каралды. РФ Мәдәният министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасындагы Килешү нигезендә федераль бюджеттан китаплар фондын тулыландыруга 11 миллион 817 мең сум акча җибәрелгән.
Узган ел бюджет оешмаларына автоном учреждениеләр статусын бирү эше дәвам ителгән. Бүгенге көндә 7 республика театр учреждениесе автоном режимга күчә. Зилә Вәлиева ассызыклаганча, 2010 ел ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара мәдәниятләрнең үзара якынаюы елы дип игълан ителә. Республика мәдәният учреждениеләре үз эшендә моны исәпкә алырга тиеш. Быел Болгар тарихи-архитектур комплексын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертү буенча эш алып бару, 2011-2015 елларда “Мирас” мәдәни мирасны саклау программасын эшләү, Казан Кремле тарихи-архитектур комплексы, Зөя каласы, Болгар һәм Чистай тарихи урыннарын саклау зоналары проектларын раслау максат булып торырга тиеш. Шулай ук 2010 елда бүгенге шартларда театр учреждениеләре белән идарә итү системасын камиләштерү, өлкәне мәгълүматлаштыру, Бердәм билетлар кассасын булдыру, Татарстанда нәфис сәнгать өлкәсендә белем бирү системасын камилләштерү Программасын әзерләү, Россия төбәкләрендә яшәүче татар халкының мәдәни һәм тарихи мирасы Исемлеген булдыру, Сабантуйны ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертү буенча эш алып бару, “Мәдәниятләр диалогында яшьләр” республика максатчан программасын әзерләүне тормышка ашыру планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2