news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2010 елда “Татарстан” авиакомпаниясе 748 мең пассажирны йөртергә ниятли
Документ предприятиенең Директорлар советында каралды
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). “Татарстан” авиакомпаниясе 2010 елга бизнес-план эшләгән, документ предприятиенең Директорлар советында каралды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Бизнес-планның концепциясен “Татарстан” авиакомпаниясе ААҖнең генераль директоры вазифаларын башкаручы Валерий Шнякин тәкъдим итте. Ул 2010 елда авиапассажир йөртүчеләр 10 һава судносы: 5 «Боинг», 3 Як-42 һәм 2 ТУ-154 самолетын файдаланырга планлаштыралар, дип белдерде.
Авиакомпания җитәкчесе агымдагы елда һава судноларын файдаланучы пассажирлар саны арту күзәтелде дип билгеләп үтте. Авиакомпаниядә аны көнбатыш техникасын куллану белән бәйле, дип саныйлар.
2010 елда “Татарстан” авиакомпаниясе 748 мең пассажирны йөртергә ниятли. Агымдагы елның көтелгән нәтиҗәсе – 640 мең пассажир.
Предприятиенең чыгымнарны киметү программасы эшләнгән. 140 эш урынына ихтыяҗ булмаячак, бу чит ил техникасына күчү белән бәйле. Мисал өчен, “Боинг” һава судносында бортинженер һәм штурман кебек белгечләр кирәкми. Шулай итеп азат ителгән белгечләрне пилот һөнәрен үзләштерү өчен укытачаклар.
Моннан тыш, Директорлар советында “Татарстан“ авикомпаниясе эшчәнлегенең агымдагы финанс-хуҗалык мәсьәләләре каралды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2