news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда салым, финанс, казначылык органнарыннан тагын да тыгызрак эшчәнлек таләп ителә

Чыгымнарны саный белү сәләте алар эшчәнлегендә төп критерийларның берсе булачак

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген республиканың финанс, салым һәм казначылык органнары вәкилләре “Ак Барс” яшьләр, мәдәният һәм спорт үзәгенә коллегия утырышына җыелды. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән утырышта 2009 елда ТР консолидацияләнгән бюджетының үтәлеш нәтиҗәләре игълан ителеп, 2010 елда финанс, казначылык һәм салым органнары алдында торган бурычлар билгеләнде. Коллегия утырышында шулай ук РФ финанс министры урынбасары Антон Силуанов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппаратлары, Хисап палатасы вәкилләре, федераль һәм республика министрлык-ведомстовлары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һ.б. катнашты.

2009 ел, алдан фаразланганча, ил, шул исәптән Татарстан икътисады өчен дә катлаулы ел булды. Сәнәгатьтә җитештерү, тулай төбәк продукты күләме кимеде. Узган елларда ирешелгән дәрәҗәләрне югалту сиздерсә дә, республикага елны азрак югалтулар белән үткәрү мөмкин булган. “Ел катлаулы килүгә карамастан, төп чыгымнарны финанслауга ирешелде. Иң мөһиме: икътисади кризисның йогынтысы социаль өлкәгә күчмәде”. Үзенең кереш сүзендә ТР Хөкүмәте башлыгы кризис шартларында үткән 2009 ел нәтиҗәләрен кыскача әнә шулай бәяләде.

Премьер-министр республикага чыгымнар буенча йөкләмәләрен үтәүдә бюджет кредитлары җәлеп итүнең ярдәмгә килгәнлеген ассызыклады һәм бу эштә зур ярдәм иткән РФ Финанс министрлыгы җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Премьер хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча кризиска каршы программаны республикада гамәлгә ашыруда федераль хөкүмәтнең ярдәме зур булуны да ассызыклады. Бу программа буенча 3 млрд. сумга якын финанслар җәлеп ителгән. Нәтиҗәдә, республикада 300 меңгә якын кешенең мәшгульлеген тәэмин итү мөмкин булган. “Бу программаның тәэсирен һәм мөһимлеген күп өлкәләр тойды. Аеруча ул “КАМАЗ” га, Чаллы шәһәренә зур ярдәм итте”, - ди Премьер-министр. Хөкүмәт башлыгы әлеге программаның быел да дәвам итәчәген белдерде.

Автомобиль техникасын алу өчен федераль субсидияләр исә республиканың янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм автомобильләре, коммуналь техника, мәктәп автобуслары паркын яңартып кына калмый, “КАМАЗ” белән “Соллерс” продукциясенә куллану базарын табуга да ярдәм иткән.

2009 ел азагында икътисадта уңай тенденцияләр булуга карамастан, 2010 ел хәлләрнең яхшырачагын вәгъдә итми. Шуңа да агымдагы елда булганны тагын да бәрәкәтле тоту, чыгымнарның нәиҗәлелегенә ирешү шартларында эшләргә кирәк булачак. Хөкүмәт башлыгы белдергәнчә, бу салым, финанс һәм казначылык органнарыннан тагын да тыгызрак эшчәнлек таләп итә. ТР буенча Федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов та үз чыгышында чыгымнарны саный белү сәләте 2010 елда казначылык органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген билгеләүдә төп критерий булачагын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100