news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
2010 елда Республика онкологик диспансерын җиһазлауга 450 миллион сум акча биреләчәк
Быел Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында кан тамырлары, онкологик авырулары булган кешеләргә, юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләр алучыларга медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү буенча федераль программага кертелә
Скопировать ссылку
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Быел Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында кан тамырлары, онкологик авырулары булган кешеләргә, юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләр алучыларга медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү буенча федераль программага кертелә. Быел проектның барлык 19 юнәлешен финанслауга федераль бюджет 3 миллиард сум бүлеп бирәчәк дип көтелә.
Билгеле булганча, республикабыз 2008 елдан кан тамырлары авырулары булган кешеләргә үз бюджеты исәбенә ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыра башлый. Шул елдан алып, муниципаль һәм дәүләт медицина учреждениеләре нигезендә кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча 9 муниципальара үзәк ачыла.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2010 елда кан тамырлары авырулары булган кешеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү программасын тормышка ашыруга федераль бюджет 230 миллион сум акча юнәлтер дип уйланыла. Федераль акча исәбенә гамәлдәге үзәкләрне тулысынча җиһазландыру, тагын ике яңа үзәк төзү планлаштырыла.
Яман шеш авыруы булган халыкка ярдәм күрсәтү программасы кысаларында республика онкологик диспансерны җиһазландыру максатына 450 миллион сум акча алачак. Республикадан бүлеп биреләчәк акчага исә рентген нурланышы чыганагы булган җайланмага ике өстәмә каньон төзү күздә тотыла. Бу, үз чиратында, Татарстанда яман шештән интегүчеләрнең дәвалаудагы нурланыш ысулларына ихтыяҗын капларга мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot