news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 18 процентка үсәр дип көтелә

Бүген ТРның Тарифлар комитетында ТР Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы булды

 

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТРның Тарифлар комитетында ТР Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышы булды.
Утырышта ТРның Тарифлар комитеты рәисе Марина Фәйрушина 2010 елда торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы бәяләр, тариф сәясәте турындагы фаразлар белән таныштырды. Комитет җитәкчесе хәбәр иткәнчә, киләсе елга коммуналь хезмәтләр балансы формалаштырылган. 2010 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар 18 процентка үсәр дип көтелә. Шул ук вакытта М. Фәйрушина фикеренчә, гаиләнең уртак керемендә коммуналь хезмәтләргә түләү күләме кимергә тиеш. Парламент комитет әгъзалары бу фикер белән килешмәде. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев искәрткәнчә, 2010 елда халыкның керемнәре арту көтелми, инфляция 10 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана. “Мондый вәзгыятьтә халыкның коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнары кимү турында сүз алып барып булмый”, - диде ул.
Депутатлар тарифлар буенча комитет рәисенә “Татэнерго” ачык акционерлык җәмгыяте һәм «Казэнерго” муниципаль унитар предприятиесе өчен җылылык белән тәэмин итүгә бердәм тариф кертү срокларына, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә счет-фактураларны формалаштыруга күзәтчелек итүгә кагылышлы сораулар бирде. М.Фәйрушина, беренче сорауга җавап биреп, җылылык белән тәэмин итүгә бердәм тарифлар кертү буенча әлегә кадәр сөйләшүләр алып барылуын җиткерде.
Фикер алышуга нәтиҗә ясап, комитет карар кабул итте. Анда Тарифлар буенча комитетка Татарстан Республикасы территориясендә бердәм бәяләр һәм тарифлар сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итәргә, хезмәтләрне күрсәтүчеләрнең һәм кулланучыларның икътисади мәнфәгатьләре балансын килештерү механизмын эшләргә; электр-энергетика комплексында көндәшлеккә сәләтле тирәлек булдыруга ярдәм итәргә, ресурсларны саклау буенча дәүләт сәясәтен формалаштыруда катнашырга тәкъдим ителә. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100