news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2010 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә

Бу уңайдан КДАСУда агымдагы елның 16-31 мартында Архитектура һәм төзелеш буенча 62 нче республика фәнни конференциясе уза

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). 2010 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан КДАСУда агымдагы елның 16-31 мартында Архитектура һәм төзелеш буенча 62 нче республика фәнни конференциясе уза.

Университеттан алынган хәбәрләргә караганда, коференциядә архитектура, шәһәр төзелеше һәм дизайн проблемалары; төзелештә гамәли геомеханика; төзелеш материаллары һәм эшләнмәләр җитештерүнең ресурс саклау технологияләре; икътисад, төзелештә технология һәм идарә, инженерлык системалары һәм экология; транспорт корылмалары; төзелеш вузында дисциплиналарны укытуның фәнни-методик проблемалары; гуманитар һәм социаль фәннәргә кагылышлы мәсьәләләр төп фәнни юнәлешләр булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot