news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2010 елда капиталь ремонт бәясе 9 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин

Бүген Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслауның перспективалы схемасы тәкъдим ителде

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). 2010 елда Татарстанда күп фатирлы торак йортларның капиталь ремонтына 9 миллиард сумга кадәр акча бүленеп бирелергә мөмкин. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура, торак төзелеше министры Марат Хөснуллин тәкъдим иткән капиталь ремонтны финанслауның яңа схемасына кагылышлы фаразлаулар шундый.
Киңәшмә башында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов узган 2 ел дәвамында республика федераль Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фондыннан республика өчен бирелгән финанслау квотасын сайлады, дип билгеләп үтте. “15 миллиард сум акча җәлеп ителде. Татарстанда күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше тирәсе торак шартларын яхшыртты”, - дип ассызыклады Р. Миңнеханов.
Әмма киләсе елда Татарстан элеккеге схема буенча федераль зур акчалар җәлеп итә алмый. Ул вакытта акчаның яртысын Фонд бүлеп бирде, калган сумманы программага республика, муниципаль бюджетлар һәм торак милекчеләре бүлеп бирә иде. Моның белән бәйле рәвештә финанслауның яңа схемасы эшләнде, ул акчаларны төрле, шул ук исәптә бюджеттан тыш чыганаклардан да җәлеп итү ниятләнә.
ТР төзелеш, архитектура, торак төзелеше министры Марат Хөснуллин белдерүенчә, Татарстан республика бюджетыннан капиталь ремонтка 2,4 миллиард сум бүлеп бирергә әзер.
Шулай ук, министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Дәүләт думасында закон карала, ул кабул ителгән очракта Татарстан Фондтан киләсе ел программасы буенча 2,5 миллиард сум бүлеп бирүләрен сорый ала. “Федераль үзәк торак-коммуналь хуҗалык реформасын дәвам итү өчен төбәк фондлары булдыруны сорый. Безгә аерым юридик зат кирәк дип санамыйбыз, бу акчаларны да безнең инвестицион-төзелеш идарәсе аша күчерергә була дип саныйбыз, - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин. – Без Фондтан 2,5 миллиард сум акча сорарга әзер, безнең депутатларның Дәүләт думасында законны яклауда актив катнашулары кирәк”.
Татарстан капиталь ремонт программасы кысаларында чараларны финанслауга Внешэкономбанк кредитларын җәлеп итәргә планлаштыра.
Министр фикеренчә, республиканың эчке финанслау ресурслары да бар. Марат Хөснуллин сүзләренчә, Россия Хөкүмәте карары нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр түләү тарифына һәр ай саен капиталь ремонтка квадрат метр саен 5 сумнан ким булмаган акча кертергә кирәк. “Хәзер бездә уртача 2 сумнан артык чамасы, ә кайбер муниципалитетларда азрак та, - дип билгеләп үтте министр. – Шул ук вакытта Россиянең күп кенә төбәкләре бу нормативка туры килә. Торакчыларның капиталь ремонтка түләүләрен арттыруны карарга кирәк. Бу гомумән алганда, республика буенча елга өстәмә 1,7 миллиард сум дигән сүз”.
Шулай ук Марат Хөснуллин фикеренчә, муниципалитетларга муниципаль торак наймы бәясен яңадан карау зарур.
“Муниципалитетларга киләсе ел программасын төзегәндә нинди йортларны ремонтлауда мәгънә юк икәнлеген карарга кирәк. Мондый йортлар күп акча сорый, шул исәптә милекчеләрнекен дә, ә зур нәтиҗә бирми”, - дип билгеләп үтте министр.
“Без һәр елны капиталь ремонтның бәясе күпме булырга тиеш дип бәхәсләшәбез, әмма бер ел алдан төгәл бәясен билгеләү авыр, - дип билгеләп үтте Марат Хөснуллин. – Хәзер сметаларны сыйфатлы төземәү нәтиҗәсендә подрядчыларның чыгымнары артты. Шуңа күрә киләчәктә ресурс ысулы белән эшләргә тәкъдим итәбез”.
“Әгәр акча алу өчен кирәкле барлык шартларны үтәсәк, киләсе ел программасы 9 миллиард сум тәшкил итәчәк, - дип белдерде Марат Хөснуллин. – Хәзер 2,4 миллиард сум республика бюджеты гына гарантияләнгән, калганы өстендә эшләргә кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән программа республика Президенты белән килешенде, дип белдерде. “Без фикер алышкан юл Татарстанга капиталь ремонт программасын дәвам итүдә катнашу өчен мөмкинлек бирүче бердәнбер юл, - диде Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе. – Хәзер күп көч куярга кирәк. Кәгазь һәм админситратив эшләр күп. Депутатлар, министрлыклар, хезмәтләргә мөрәҗәгать итәм, әмма төп эш муниципаль берәмлекләргә төшә. Әгәр алар эшне җайга салмаса, программаны гамәлгә ашырып булмаячак.”

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100