news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
2010 елда «Кама Аланы» индустриаль паркында өч яңа производство эшләтеп җибәреләчәк
Татарстан Президенты фикеренчә, “Кама Аланы” паркы – Россия Федерациясендәге иң перспективалы проектларның берсе
Скопировать ссылку
(Кама Аланы, 1 апрель, “Татар-информ”, Михаил Миронов). 2010 елда «Кама Аланы» индустриаль паркында өч яңа производство эшләтеп җибәреләчәк. Бүген бистәне үстерү перспективаларына багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр ителде. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан Татарстан Президенты Кама Аланы бистәсендәге объектлар белән танышты, аның кысаларында индустриаль паркта булды. Рөстәм Миңнеханов узган ел сафка баскан ике производствоның эше белән танышты – биредә мультифиламент җепләр (елына 1000 тонна) һәм стретч-пленкалар (елына 9 мең тонна) җитештерелә. Әлеге проектларның бәясе 484 миллион сум тәшкил итә.
2010 елда индустриаль паркта тагын өч проектны гамәлгә ашыру күздә тотыла – полимер челтәрләр (елына 1440 тонна), арматурланган стретч-пленкалар (15 мең тонна) һәм экологик яктан чиста пластмассалар (1440 тонна) производствосы. Моннан тыш, мультифиламент җепләр җитештерү күләме ике тапкыр (елына ике мең тоннага кадәр) артачак.
Индустриаль паркның беренче чиратының гомуми бәясе 1,7 миллиард сум тәшкил итә. Шуның 883 миллионы инвесторга (“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ) туры килә. Калган акча РФ Инвестиция фонды һәм Татарстан бюджетыннан бүленәчәк – ул паркның инфраструктурасын оештыруга китәчәк. Быел 800 миллион сумга якын акча үзләштерәсе калды.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгинның сүзләренә караганда, 2010 ел нәтиҗәләре буенча индустриаль паркта – 500 миллион, 2011 елда 2 миллиард сумлык продукция эшләп чыгару күздә тотыла.
Моннан тыш, хәзерге вакытта Россия Хөкүмәтендә индустриаль паркның икенче чираты проекты карала, ул ковролин җитештерүне күздә тота. Икенче чиратның бәясе 1,4 миллиард сум тәшкил итә – аның 700 миллион сумын инвестор бүлеп бирергә әзер, 450 миллионны РФ Инвестиция фондыннан алу күздә тотыла, республика 250 миллион сум бирәчәк.
Бүгенге киңәшмәдә кайбер проблемалар күтәрелде, аларны беренче чиратны тәмамлау өчен хәл итәргә кирәк. Мисал өчен, инфраструктура объектлары төзелеше заказчысы булган ТР Баш төзелеш идарәсе кайбер объектларны проектлау эшләренең тоткарлануына зарлана. Рөстәм Миңнеханов “Татинвестгражданпроект” институты җитәкчесе Ирек Фәйзуллинга проект эшләрен тәмамлауны тизләтү, “Татэнерго” ААҖнә паркны электр челтәрләренә технологик тоташтыру эшен йөкләде. Президент икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллины индустриаль паркны гамәлгә ашыруда җаваплы кеше итеп билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов индустриаль паркның төп инвесторы булган “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгинга зур рәхмәт белдерде. “Әгәр ул булмаса, без биредә индустриаль парк сафка бастыра алмас идек, - диде Президент. – Без Кама Аланының 2 миллиард сумлык тауар продукциясе җитештерә алачагын күз алдына китерә ала идекме? Хәзерге вакытта бу Россия Федерациясендәге иң перспективалы проектларның берсе”.
Президент муниципаль хакимиятләрнең игътибарын индустриаль паркка һәртөрле ярдәм күрсәтергә кирәклегенә юнәлтте. “Индустриаль парк социаль әһәмияткә дә ия, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Хәзер бирегә кече бизнесны җәлеп итү турында уйланырга кирәк, ул индустриаль парк продукциясен алга таба эшкәртә алачак”.
Татарстан башлыгы “Кама Аланы” индустриаль паркы проектын гамәлгә ашыруда һәртөрле ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot